17 март 2015 яңалыклары
-
Авыл сөте бигрәк тәмле
Поселокның без яшәгән Гафиятуллин урамында бер фермер хуҗалыгы көнаралаш килеп, үзләре җитештергән сөт сата башлады. Бик ошаттык: сөте чиста, куе, тәмле, бәясе дә кибетнекеннән күпкә арзан. Савытың булмаса пакетларга салып бирәләр. Бик тырыш кешеләр икән - шундый гаилә фермасы оештырып, күпләп мал асрап яшәү бик мәшәкатьле бит. Шуның өстенә поселокка...
-
Якташыбыз Илдус Габдрахмановка Россия Федерациясенең “АПК үсешенә керткән өлеше өчен” алтын медале тапшырылды
Казанда Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров катнашында сезонлы кыр эшләрен башкаруга хәзерлек һәм АПК идарәсе органнарына оператив ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган ведомствоара комиссия утырышы булып үтте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашты. Әлеге чарада якташыбыз - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Харис улы Габдрахмановка Россия...
-
Поселок башкарма комитеты иганәчеләргә рәхмәт белдерә
Поселок башкарма комитеты Җиңү Паркы каршындагы мәйданда "Кыш озату" бәйрәмен үткәрү өчен үзләреннән спонсорлык ярдәме күрсәткән шәхси шәхси эшмәкәрләр Мәхмүд Миннегалиев, Павел Кузьменко - "Раздолье", Халидә Гаязова - "Сәфәр", Венера Кашина, Резидә Сабирҗанова, "Просто молоко" җәмгыятенең "Кукмара элеваторы" филиалы, "Кукморагрохимсервис" җәмгыятенә зур рәхмәтен белдерә. фото: http://kotomatrix.ru/forum/viewtopic.php?pid=16541
-
Кукмарада МЧСның республика ярышлары узачак
21 мартта Кукмара янгын часте һәм "Зилант" спорткомплексы арасындагы мәйданчыкта "Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең 2015 елда автомобиль транспортындагы гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару эшләре үткәрү буенча иң яхшы командасы" исеменә республика ярышлары үткәрелә. Биредә республиканың беренче этабында - зона ярышларында җиңгән иң көчле...
-
“Ялкын”да Степан Разин урамы кубогына футбол турниры үтте
Кукмара чын мәгънәсендә спорт белән яши дисәк, хата булмас. "Ялкын" спорткомплексында Степан Разин урамы кубогына традицион футбол турниры оештырылды. Быелгы бәйгедә катнашырга барлыгы 16 команда теләк белдергән, алар арасында тирә-күрше районнардан килүчеләр да бар. Командалар саны күп булганлыктан, оештыручылар аны олимпия системасы буенча үткәрделәр. Ягъни уенда җиңелгән командалар төшеп кала...
-
Мәчкәрә урта мәктәбе ветераннарны хөрмәтләде
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан безнең Мәчкәрә урта мәктәбендә төрле чаралар үткәрелеп тора. Менә шушы көннәрдә генә "Туган якны өйрәнү музее"нда район ветераннар Cоветы рәисе Мияссәр Мансуров җитәкчелегендә ветераннар советы членнары һәм балачаклары сугыш чорына туры килгән авылдаш тыл ветераннарыбыз - Шамил абый Хәлиуллин һәм Гыйльмиямал апа Хәмәтдиновалар белән очрашу...
-
Поч.Кучукның “Кнавел” мари халык фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен билгеләп үтте
Поч.Кучук авылы мәдәният йорты каршында оешкан "Кнавел" мари халык фольклор ансамбле үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге ансамбль районда гына түгел, республикакүләм, төбәкара, Россия, халыкара конкурс-фестивальләрдә актив катнаша. Алар Казан, Төмән, Мари Эл республикасы, Киров, Свердловск өлкәләрендә, Эстония, Финляндиядә чыгышлар ясадылар, беренче дәрәҗә лауреат исеме дә алдылар. Узган елның...