17 март 2014 яңалыклары
-
Кукмара районында 7040 мөмкинлеге чикләнгән кеше яши
"Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта районыбызда 7040 инвалид бар. Үткән ел әлеге үзәктә аларның 216сы сәламәтлекләрен ныгыткан. Шулай ук узган елдан биредә "Шифаханә - йорт шартларында" программасы эшли башлаган. Хәзер үзәккә килеп йөри алмаучы мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып хезмәт...
-
Нырты клубында ир-егетләр концерт куйды (+фото)
Хатын-кыз гаять тә үзенчәлекле, сихри зат инде ул. Куллары нәрсәгә генә кагылмасын, шул гөлгә әверелә. Күзләре кемгә генә карамасын -- елмаерга мәҗбүр итә, сүзләре ир-атларны чын ир-ат итеп тоярлык көч бирә, ә хисләре, хисләре - ир-атларны канатландырырга, җилкендерергә сәләтле. Гомумән, ир-атларга -- гаҗәеп кадерле бүләк инде ул хатын-кызларыбыз. Чөнки алар...
-
Кырымда яшәүчеләргә ярдәм чаралары җыю башланды
Соңгы вакытта республикабызның аерым гражданнары һәм предприятиеләр кыен хәлдә калган күпмилләтле Кырым халкына ярдәм итү инициативасы белән чыгалар. Бу уңайдан Татарстан Республикасында "Кырым халкына ярдәм" ("В поддержку жителей Крыма") счеты ачылды һәм ярдәм чаралары җың башланды. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга, бизнес-берләшмәгә, предприятие һәм оешма коллективларына мөрәҗәгать итеп, ватандашларыбызга ярдәм...
-
Кукмарада “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” дигән акция бара
17 марттан 28 мартка кадәр республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дигән акция узачак. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын, наркопритоннар хакында хәбәр итә...
-
Ут сүнде - янды шәмнәр...
Әгәр дә ут булмаса без, гадәттә, шәм яндырабыз. Уңайлы, тик шәмнән янгын чыгу куркынычы бар. Өйдәге бала-чаганың да шәмне аударулары мөмкин. Олы яшьтәгеләрнең дә, хәлсезлектән куллары калтыравы бар. Үземнең шәмнән чыккан ялкынны тун каплап сүндергәнем булды. Шул чакта утсыз (электрсыз) эшли торган җайланма уйлап табарга иде дигән уй күңелемә кереп...
-
Районыбызның "Хәтер" һәм "Кар десанты" эзләнү төркемнәре укучыларга мөрәҗәгать белән чыкты
Олыяз урта мәктәбенең "Хәтер" һәм Кукмара аграр көллиятенең "Кар десанты" эзләнү төркемнәренең мәктәп укучыларына мөрәҗәгате Хөрмәтле дуслар! Без бүгенге көндә аяз күк йөзле тыныч тормышта яшибез. Һәрбер иртәне шатланып каршы алу, дуслар белән мәктәптә уку, әти- әниләргә ярдәм итү, дәрес хәзерләү- бик зур бәхет! Ә бит бу бәхет, тыныч тормыш...
-
Нәселебездә игезәкләр күп, - ди 90 яшьлек Закирә Вилданова
Халыкны күпләп кырган 1921 елгы ачлыктан соң нибары ике ел үткәч дөньяга килгән Закирә апа Вилданова. Бүгенге рәхәт заманда ул чор балалары күргән михнәтле, ачлы-туклы яшәүне, кияргә кием булмауны, ягылмаган өйләрдә яшәүне без күз алдына да китерә алмыйбыз. Чыдаса да чыдаган инде адәм баласы! Сугыш башлангач, 18 яшьлек кыз Киров...