16 март 2016 яңалыклары
-
Йолдызлар фаразы
14-20 март көннәренә Кучкар Эшкә дәртегез, көч-куәтегез әллә ни мактанырлык булмас. Шулай да кайберәүләрне коткыга салырга җай табарсыз шикелле. Әлегә игътибар үзәгендә түгел, күләгәдә калып торырга кирәк сезгә, ди йолдызлар. Үгезбозау Матди әйберләр, шулай ук хис-тойгылар белән уртаклашырга әзер торыгыз. Башкаларга булышырга, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә тырышыгыз. Күп кенә...
-
Аракы ник начар сатыла? Соңгы вакытта түрәләр әнә шулай дип дулкынланып алды
Аракы ник начар сатыла? Соңгы вакытта түрәләр әнә шулай дип дулкынланып алды. Исерткеч сәүдәсе өчен җаваплы иптәшләр адресына, начар эшләүләре сәбәпле, янау сүзләре, хәтта эш урынын бушатырга киңәшләр яңгырады. Моның сәбәбе бик гади: илдә аракы сату кискен темплар белән кими, сәүдә кимегәч, акцизлар түләү дә саега. Дөрес, югары кәнәфи ияләре...
-
Район ЗАГС бүлегендә 100нче бала теркәлде
Игнат исемле малай Оксана һәм Дамир Галимовлар гаиләсендә дөньяга килгән. Аның тууын теркәргә әтисе Дамир килгән иде. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әтине улы дөньяга килү белән котладылар, тантаналы рәвештә аңа таныклык тапшырдылар. Игнат 14 мартта, әнисе Оксананың гомер бәйрәме көнне дөньяга аваз сала. "Игнат" латин теленнән тәрҗемә иткәндә "Ут" дигәнне...
-
Игълан тактасы кирәк
Кукмарадагы "Олимп" боз сараенда хоккей буенча ярышлар еш булып тора. Район күләмендәгесе дә, республиканыкы да. Әмма күпләр бу турыда белми дә кала. Чөнки алар турында халыкка хәбәр итү җитеп бетми. Мин бу хакта газета аша бер тапкыр үтенечемне җиткергән идем инде, колак салучы гына булмады. Боз сарае янәшәсенә зур итеп...
-
Ни өчен бәрәңге пешкәч карала икән?
Бер дә мондый хәлне күргән юк иде. Бәрәңгене быел бөтенләй пешерерлек түгел, карала да чыга. Бәрәңге каралмасын өчен, бәлки, аны пешергәндә нидер салырга кирәктер? Ул турыда белүчеләрдән җавап көтәм. Асия апагыз, Кәркәүч авылы
-
Кулланылган машина сатып алучылар арткан
Россиядә быелның февралендә кулланылышта булган 370 мең җиңел автомобиль сатылган. Бу - 2015 елның шушы вакыты белән чагыштырганда 10,9 %ка күбрәк. "Автостат" аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, икенчел автомобиль базарында лидер - LADA машиналары. Алар гомуми сатылган автомобильләрнең 28 %ын биләп тора, ягъни 103,1 мең машина дигән сүз. Чит ил машиналары...
-
Поч.Кучук мәктәбе укучылары ярыштан призлы урыннар белән кайтты
Балык Бистәсендә суднолар моделе спорты буенча шәхси-команда ярышлары узды. Бәйгедә район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Поч.Кучук урта мәктәбе укучылары Андрей Сәйфуллин, Руслан Хәйруллин, Тимур Вояшевлар катнашты. Кече яшь төркемендә Андрей Сәйфуллин (җитәкчесе А.В.Кузнецов) икенче урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Кукмарада узган "Мөслимнәр бәйгесе"ннән фоторепортаж