16 февраль 2018 яңалыклары
-
Локман Хәкимнең үз улына биргән киңәшләре
Локман Хәким - Коръәндә искә алына торган хикмәт иясе. Аның хикмәтләрендә кешелек дөньясына зур файда китергән, үз эченә бөек тирән мәгънәне алган һәм югары әхлак нурын бөркеп торган фикерләр чагыла. Аның нәсыйхәтләре Адәм баласын үзенең Раббысы белән тоташтыра, яшәешнең төп максаты турында искәртә... Астагы мисалларда Локман Хәкимнең үз улына биргән...
-
Питрәч районындагы авариядә «Лада» автомобиле шоферы һәлак булган
М7 трассасының 875 нче чакрымында җиңел автомобиль шоферы тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.
-
Фото: Аш-Буҗи авылында Әфганчылар очрашуы булды
Зур Сәрдек җирлегенең әфганчы егетләре очрашуга Аш-Буҗи клубына җыелдылар.
-
Бөтен дөнья буенча “ВКонтакте” челтәре эшләми
"ВКонтакте" аккаунтына кергәндә, хата һәм соңрак кереп карауны үтенү турында хәбәр чыга.
-
Татарстан мәгариф министры, Дәүләт Советы депутатлары БДИ тапшырачак
Бердәм дәүләт имтиханын Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район башлыклары, спортчылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре тапшырып караячак.
-
Фото: Пычак укучылары Муса Җәлилгә багышланган викторинада катнашты
Пычак авыл китапханәчесе 1-4 сыйныф укучылары белән Муса Җәлилгә багышланган "Җырым белән җиңдем дошманны" дигән чара үткәрде .
-
Фото: Нырья авыл җирлегендә халык җыены булды
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Нырья авыл җирлегендә үтте.
-
Асаф Вәлиев үзеннән ике тапкырга яшьрәк туташка өйләнгән
Моңарчы татар эстрадасының атаклы "буйдаклары" рәтендә йөргән Асаф Вәлиев ВКонтакте битендәге статусын "өйләнгән" дип үзгәрткән. Татарстанның халык артисты йөрәген кем яулаган соң? Кәләш - татар кызы, дип хәбәр итә Татар-информ. Ул җырчыдан ике тапкырга яшьрәк. Бер елдан артык очрашып йөреп, никах укытканнар. Туташның исеме әлегә сер булып кала. Матбугат.ру
-
Концертка килегез!
21 февральдә Зур Кукмара мәдәният йортында "Казан кичләре" бию ансамбле, җырчылар Вил Усманов, Айсылу һәм Айдар Габдиновлар катнашында концерт була. Башлана 16.00 сәгатьтә. Керү бушлай. 12+
-
“Тылсым” тернәкләндерү үзәгендә Фәнис Яруллинны искә алдылар
"Тылсым" тернәкләндерү үзәгендә район китапханәсе хезмәткәре Тәскирә Сәлимова җитәкчелегендә "Ак калфак" һәм "Салават күпере" иҗат оешмалары белән берлектә, халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел булуга багышлап, шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрелде. Анда Фәнис Яруллинның тормыш юлына күзәтү ясалды, презентация күрсәтелде, шигырьләре укылды. Шагыйрьне якыннан белгән, аның белән егерме биш...
-
Гөлләрне нәрсә белән тукландырырга?
Гөлләр шау чәчәктә утырсын, яхшы үссен өчен, һәркайсының ихтыяҗын исәпкә алырга кирәк. Гөлләргә баллы су (0,5 стакан суга 0,5 чәй кашыгы шикәр комы) сибәргә мөмкин. Үсемлекләргә агач көле дә бик файдалы. Ул тукландырырга гына түгел, чирләрне кисәтергә дә ярдәм итә. 1 л кайнар суга 1 аш кашыгы агач көле салырга...
-
“Хезмәт даны“ газетасына узган елгы бәядән язылып кал!
2018 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. 31 мартка кадәр "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына узган елгы бәядән - 660 сумнан язылырга мөмкин. Ә аннан соң, почта чыгымнары арту сәбәпле, подписка бәясенең артуы көтелә.
-
Гражданнарның үзара салым программасы 2,8 миллиард сум акча җәлеп итте
Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә