16 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Березняк авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде (+фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланып китте. Бүген ул, беренчеләрдән булып, Березняк авыл җирендә үткәрелде. Анда җирлек башлыгы Рөстәм Шарипов, участок инспекторы Виталий Кусаев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы...
-
Үкенерлек булмасын иде
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Совхоз системасында 43 ел буе эшләгән чорда истә калырлык вакыйгалар күп булды. Шуларның берничәсен бәян итәм. 1966 елда совхозның икенче бүлекчәсендә элеккеге "Кызыл таң" колхозы вакытында төзелгән агач, салам түбәле фермаларны сүтеп, яңаларын салу башланды. 1968 елда безнең коллектив та яңа фермада эш башлады. Халык аны "Казан...
-
Мәгариф тармагы: үткәнгә кире кайту
Мәгариф өлкәсендә якын арада җитди үзгәрешләр булачагы инде шиксез. Россия мәгариф һәм фән министры итеп Ольга Васильева билгеләнгәч, белем бирү тармагының җитешсезлекләре турында фикер алышулар тагын да активлашты. Яңа себерке яңача себерә диләрме әле... ИКЕНЧЕ ЧИТ ТЕЛ УРЫНЫНА - АСТРОНОМИЯ Ольга Васильева мәктәп расписаниеләренә астрономия кире кайтарылачак, дип вәгъдә итте....
-
Ралинаны соңгы юлга озаттылар (ФОТО)
Бүген, 16 гыйнварда Кара диңгез өстендәге Ту-154 очкычы авиаһәлакәтендә hәлак булган Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленең балеты артисткасы Ралина Гыйльманова белән хушлаштылар. Матәм чарасы Казанның Киров районында, артистка яшәгән йорт ишегалдында узды. Ралина Гыйльманованы соңгы юлга озатырга Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Хәрби комиссары...
-
Һәркем энҗе...
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Кемдер өстә, кемдер тирәндә. Эзли белергә генә кирәк. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә үткән очрашу бик тә урынлы иде, һәм ул гаҗәеп җылы атмосферада узды. Бәйрәмнең бәхетле мизгелләрен барлыйк. Фотостендта һөнәри белем алган егет-кызларның елмаюлы йөзләре, һәрберсе турында белешмә дә бирелгән. Җырчы, музыкант, продюсер, үзешчән рәссам,...
-
Коточкыч авиаһәлакәт: Boeing торак йортлар өстенә төшкән
Бүген Кыргызстан башкаласы Бишкәктә "Turkish Airlines" компаниясенең Boeing 747 йөк очкычы җирле вакыт белән 7.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 4.30 сәгатьтә) "Манас" аэропортына төшкәндә һәлакәткә очраган, дип хәбәр итә РИА Новости. Очкыч аэропорт янында дачалар урнашкан бистә өстенә килеп төшкән. Һәлакәт урынында унбишләп йорт җимерелгән, ике йорт янган. Бу һәлакәттә...
-
Татарстан прокуроры “Хезмәт даны” газетасына рәхмәт белдерде
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Вакытлы матбугат органнарында Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары эшчәнлеген объектив һәм киңкырлы яктыртуы, законлылыкны һәм хокук саклауны ныгытуга өлеш кертүе һәм Россия прокуратурасы оештырылуның 295 еллыгы уңаеннан "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасына Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның рәхмәте белдерелде.
-
Княгорда яшәүче юбилярга Путин открытка җибәргән (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Княгор авылында яшәүче Садыйкова Алтынай Сәгыйть кызына шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итеп, туган көн иясенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Поч.Кучук җирлеге башлыгы Фәниз Гайнетдинов та үзенең тәбрикләүләрен җиткерде....
-
Тәмәке көйрәтүчеләргә көн бетә!
2014 елдан соң туучыларга тәмәке сатмаячаклар. Шулай ук тәмәке көйрәтергә яратучылар, сәламәт тормыш алып баручылар белән чагыштырганда, озаграк эшләячәк. Тәмәке тартучылар проблемасын Россиядә нәкъ шушындый кырыс юллар белән хәл итәргә җыеналар икән. Россиядә тәмәке көйрәтүчеләр белән бик күп тапкыр көрәшеп карадылар. Тик нәтиҗәсе генә көтелгәнчә булмады. Хәзер исә Хөкүмәт яңа...
-
Кукмарада юл фаҗигасе: 10 сыйныф укучысы зыян күргән
(Кукмара, "Хезмәт даны"). 14 гыйнварда, көндезге сәгать икенче яртылар тирәсендә Кукмарада юл фаҗигасе булды, дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Ранил Гыйниятуллин. Поселокның Муса Җәлил урамыннан баручы чит ил автомобиле, төп юл - Степан Разин урамыннан хәрәкәт итүче "Калина" автомобиленә юл бирмәве нәтиҗәсендә, аңа бәрелә. Нәтиҗәдә чит ил автомобиленең пассажиры -...
-
Райондашыбызга Президентның Рәхмәте белдерелде
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының ветеринария хезмәтен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен "Кукмара район дәүләт ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Кәримуллин Рифат Нәкыйп улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.