15 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Гөлназ Шәрипҗанова: Илсур белән танышкач, яңа сулышым ачылды
Соңгы вакытта Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар дуэты популярлашып китте. Җыр башкару ягыннан гына түгел, танылган артистларның концертларын алып баручы буларак та бу парга профессиональ осталык хас. Гөлназ үзе дә актив, аралашучан, гади һәм һәр фикерен турыдан бәреп әйтә. Аның белән аралашу җайлы, рәхәт. - Гөлназ, Илсур белән "Гүзәл-Илдар" җыр театрында...
-
Туфан Миңнуллинның иҗатташ дуслары аның туган ягына кайткач, авылына кереп тә тормаганнар
Туфан Миңнуллинның бакыйлыкка күчкәненә дә өч ел тулды. Быел аның 80 яшьлеген дә билгеләп үттек, иҗатына багышланган декада да игълан ителде, сәхнәләрдә Туфан абый пьесалары буенча куелган спектакльләр уйналды. Бер төркем дуслары, хезмәттәшләре әдипнең туган ягы - Кама Тамагы районына да барып кайттылар. Әмма туган авылы Олы Мәрәтхуҗага кереп тә...
-
Дүшәмбе телевизион һәм радиоканаллар сүндерелә
Татарстанның радио тыңлаучылары һәм телевизор караучылары игътибарына! Роскомнадзорның Татарстан идарәсе хәбәр иткәнчә, 16 ноябрьдә 8.00-16.00 сәгатьләр аралыгында "Татарстан Республикасы РТПЦ" планлы ремонт эшләре башкару сәбәпле, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Шәмәрдән һәм Биләрдә теле- һәм радиотапшырулар күрсәтмәячәк. Казанда «Беренче канал», «Татарстан - Яңа Гасыр», «Россия 1», «Россия-К», «Петербург 5 канал»,...
-
Әсән-Елга клубында зур концерт булды
Әсән-Елга авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән "Күңелле ял итегез" дип аталган зур концерт үткәрелде. Җыр-бию осталарының һәм әлеге мәдәният йорты каршында оештырылган "Хыял" балалар бию төркеменең (җитәкчесе - Лилия Вәлиуллина) чыгышларын тамашачылар яратып кабул итте, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова.
-
Росреестр идарәсенең Кукмарадагы бүлеге “Кайнар линия” үткәрә
19 ноябрьдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр республика Росреестр идарәсенең Кукмарадагы бүлеге 8(84364) 2-64-01 телефоны аша "Кайнар линия" үткәрә. Халыкның дәүләт теркәве турындагы сорауларына - бүлек җиткчесе вазыйфаларын башкаручы Рәсимә Габдрәшит кызы Шакирова, дәүләт җир күзәтчелеге буенча сорауларга - җитәкче урынбасары Ильяс Гарәфетдин улы Закиров җавап бирәчәк.
-
Мондый фаҗигаләр кабатланмасын
-Без - "Урал" хуҗалыгы зоотехнигы Илдус Хәкимуллин белән икебез Мисырга (Египет) терлекчелек буенча үткәрелгән Халыкара фәнни конференциягә барган идек. 31 октябрьдә Шарм-әл-Шәех аэропортыннан А321 аэробусы белән кайтырга чыктык. Моннан ике сәгать элек кенә шундый типтагы очкычның һәлакәткә очраганын белмәдек, бу хакта безгә әйтүче булмады, шуңа күрә салонга тыныч күңел белән...
-
Үз туган көнендә КамАЗ астында үлгән (+Фото)
Әлеге фаҗига 13 ноябрь көнне Алабуга шәһәрендә килеп чыккан. Үз туган көнен бәйрәм итүче хатын-кыз юл аша чыкканда ялгыш таеп егылган, тик торырга җитешми калган. Узып баручы йөк машинасы аны күрмәгән. Нәтиҗәдә, КАМАЗ арткы тәгәрмәчләре белән хатын аша чыккан. Кызганычка каршы, табиблар аны коткарырга җитешмәгән. Күпсанлы җәрәхәтләрдән хатын җан биргән....
-
Солдатка китә егетләр
Алтын көзнең өченче ае бетеп килә. Быелгы көз аеруча матур булып истә калды. Әбиләр чуагын көткән идек, ул чын җәй кебек булды. Инде көз киләсен дә оныткан идек, ләкин ул кисәк кенә үзен искә төшерде: суыгын да күрсәтте, карлы яңгырларын да... Менә шушы вакытта һәр елны ир-егетләребез илебез тынычлыгын, иминлеген...
-
Безне ишетүче юк
Мин Зур Сәрдек, Аш. Буҗи авылларына Олыяздан барып эшлим. Менә бүген дә ике арадагы юлдан пычракка чумып, батып кайттым да, йөрәгемнең авыртуына түзә алмыйча сезгә шалтыратырга булдым. Әлеге юл шушы төбәктә яшәүчеләрне берләштерүче бер җеп булып тора. Әмма анда язгы-көзге пычракта аяк атларлык түгел: кызыл балчыклы сазлык. Әлеге юлга машина...
-
15 ноябрь – Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне
Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның ун аенда район территориясендә 31 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 1 кешенең гомере өзелгән, 39 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Балалар белән бәйле 5 һәлакәт теркәлгән, биш бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Юл фаҗигаләрендә гомерләре өзелгәннәрнең якыннары, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.