14 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Әнине үтерде, әнине үтерде”, дип кабатлый-кабатлый әле бер, әле икенче күршеләренә керә сабый
Үзем шактый олы яшьтә булуыма карамастан, заманнан калышмаска тырышам, “Одноклассники” социаль челтәрендә дә утырам. Яшьлегемдә язмыш җилләре мине дөньяның кайсы почмагына гына илтеп ташламады да, юллар кайларда гына йөртмәде. Әнә шул “Одноклассники” аша элекке танышларым, дусларым белән әле дә аралашып, хәл белешеп торабыз. Берсендә, эзләнә торгач, Казахстандагы дустым Любаны да таптым. Телефон номерларын алышып сөйләштек. Минем тавышымны ишетүгә елап ук җибәрде ул хәтта. Аяныч вакыйгаларны искә төшерү бик авыр булса да, Люба белән бәйле кайбер хатирәләрне газета укучыларга бәян итәм.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына Тукай һәм Лемаев исемнәрен бирергә чакыра
Тукай - бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, дип мөрәҗәгать итә Президент социаль челтәрдәге аккаунтында.
-
Быел Татарстанның барлык авыл полиция участокларын автомобильле иткәннәр
Авыл участок полициясенә хезмәт автомобиле җирле халык хәбәрләренә һәм шикаятьләренә оператив бару өчен кирәк.
-
Татарстанда ел ахырына төбәкне үстерү буенча 12 юнәлештә проектлар булдырылачак
Татарстан Хөкүмәтендә һәр юнәлеш буенча җаваплы кешеләр беркетелгән.
-
“KAZAN OPEN CUP” Бөтенрәсәй турнирында кукмаралылар уңышлы чыгыш ясадылар (фото)
Анда Мәскәү, Түбән Новгород, Иваново, Саратов, Ульяновск, Димитровград һәм Татарстан командалары – барлыгы 230 дан артык спортчы катнашты
-
Эксперт: Үзара салым механизмы акчаны кешеләр өчен мөһим эшләр башкарырга юнәлдерә
Татарстанда халыкның һәр сумына дәүләт дүрт сум өсти торган искиткеч практика гамәлдә, ди Виталий Сергеев.
-
WorldSkills International: “Казан Экспо”ның чемпионатка әзерлеге графиктан алда бара
Күргәзмә комплексын WorldSkills экспертлары таләбен истә тотып, чагыштырмача кыска вакытта проектлаштырдылар һәм төзеделәр, диде Дэвид Хоуи.
-
Тәүге тапкыр 15 яшендә сәхнәгә чыккан Алсу үзенең беренче адымнарын искә төшерә
Тәүге тапкыр 15 яшендә сәхнәгә чыккан Алсу үзенең беренче адымнарын искә төшерде. “Бик нык каушый идем. Бу хисне бетерер өчен шактый еллар көрәшергә туры килде”, – диде ул. Элеккеге репертуарыннан “Зимний сон”, Solo, “Свет в твоем окне” кебек җырларны башкарды
-
Кукмара районында янгын чыккан
Янгын унбиш квадрат метрны тәшкил иткән
-
“Тәмам хәлдән таям шуларның балаларын карап… уф, арытты…”
Оркыя белән Сабир, ишектән килеп керүгә, 13 яшьлек кызларының утырган җирдән йоклап китүен күргәч, көлемсерәп куйдылар. “Яшь әнинең хәле калмаган бүген. Безгә дә самавыр куеп тора иде бит әле. Әйдә, әтисе, күтәреп ал да, урынына яткырыйк. Тормыш дип, шушы балаларны күрергә дә вакыт табып булмый. Бар мәшәкать олы кызым җилкәсендә, бәбекәчем. Ә без колхоз дигән җирдән кайтып керә алмыйбыз”, – диде Оркыя, күз яшьләренә ирек биреп.