13 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Язучылар берлеге рәисе “Казан” аэропортына Тукай исеме бирелергә тиеш дип саный
“Татар яши торган җирнең аэропортына бөтен милләтләр хөрмәт иткән Тукай исемен кушарга тиешбез”, - диде Данил Салихов.
-
Кукмарада 11 яшьлек баланы машина бәрдергән
Шофер җәяүле кичүе аша чыгучыга юл бирмәгән
-
Татарстанда рульдә утырган бала, пассажир дустын авыр хәлдә калдырып, авария урыныннан кача
Яшүсмерләрнең мотоциклга утырып чыгып китүләре юл һәлакәте белән тәмамланган. Рульдә утырган яшүсмер, пассажир дустын авыр хәлдә калдырып, авария урыныннан качып киткән. Бәхеткә, пассажир исән кала. Руль артында утырган яшүсмергә җинаять эше кузгатылган, аның киләчәге судта хәл ителәчәк.
-
Кукмара редакциясендә Шоколадлы җомга үткәреләчәк
Газетага язылучыларга - баллы бүләк!
-
2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән
Республикада 331 чакрым төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлына ремонт ясалган.
-
Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты старт ала
Ярышлар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге, Казан төзелеш көллияте, Казан педагогика көллияте, Казан ярминкәсе һ.б. мәйданчыкларда узачак.
-
“Кызым аңсыз яткан вакытта, шәфкать туташларының чәченә ябышып, бер бөртеген калдырмый йолкып бетерер дәрәҗәдә идем”
Яшьлек ярыма яратып кияүгә чыксам да, безгә уртак бәхетле тормыш корырга насыйп булмады. Улыбызга бер яшьвакытта, тормыш иптәшем юл һәлакәтенә тарып, фаҗигале төстә вафат булды. Ул вакытта көннәремне кара болыт каплап, яшәвемнең мәгънәсе югалган иде. Ярый әле, мине кире тормышка кайтаручым, тормыш маягым – балам булды. Ике елдан соң кабат бәхетемне сынап карарга булдым. Чөнки Марат миңа игътибарлы, аңлаучан кеше булып тоелды.
-
Чит тавышлар кушуы буенча әнисен үтергән 50-яшьлек ир кемгә шалтыратуы билгеле
Ул үз гаебен таныган. Сорау алган вакытта ир-ат аның башында төрле тавышлар яңгыравын, тавышларның, әнисе үтермәсә, ул тораксыз калачак диюен белдерә