13 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Фәридә-Алсу озын толымнарын кистергәнме?
Татар эстрадасының "Фәридә-Алсу" дуэты һәрдаим ташамачысын яңа һәм көтелмәгән образлары белән сөендереп тора. Әйтик, быел җәй көне төшерелгән "Назлар" клибында кызларны берничә образда күрергә мөмкин. Иң кызыгы: анда кызларга озын толымлы чәчләрен кистерергә туры килгән! Фәридә һәм Алсу бу адымга ничек барган? "Бу җыр төпчек кызым Әлфия белән авырлы булганда...
-
Социаль челтәрләрдә А321 корбаннары аша акча эшли башлаганнар (+Фото)
Эшмәкәрләр Мисырда һәлакәткә юлыккан самолетның "төп пассажир"ы фотографиясе аша акча эшли башлаган. Вконтакте" социаль челтәрендә, мәсәлән, Синай ярымутравындагы һәлакәткә бәйле күп санда төрле төркемнәр барлыкка килгән. Шуларның берсендә төркем администраторлары үзенә язылучыларга "төп пассажир" - 10 айлык Дарина Громова фотосы төшерелгән баш киеме тәкъдим итә.
-
Кукмара мәдрәсәсендә җыелыш булды
Күптән түгел Кукмара мәдрәсәсендә район абыстайлары һәм мәчет каршында укытучы мөгәллимәләр катнашында җыелыш булды. Иң беренче булып быелгы уку елына бурычлар, күрсәтмәләр һәм алда торган максатлар турында Рүзилә абыстай Мәҗитова чыгыш ясады. Ә Рамазан аенда Хаҗ кылуның үзенчәлекләре турында Гөлчирә абыстай Ногманова сөйләде. "Абыстай әдәбе" дигән темага чыгыш ясаган мөслимәләр...
-
Кукмарада атна саен ярминкә уза
Көзге байлык белән тулган ярминкәләрдә йөрергә яратам мин. Ярминкәгә килгәч, нәрсә ала икән дисезме? Юк, әллә ни алмыйм, чөнки күп нәрсә үзебезнең бакчада үсә. Кукмарада иң беренче бал ярминкәсе булды. Балның өч литрын 1500 сумнан дисәләр дә, 1100-1200 сумнарга да саттылар. Оясы белән тере умарта кортлары алып килүчеләр дә бар...
-
Кукмараның бер кибетеннән кыяр алганда алдый яздылар
Барлык кибетләрдә булмаса да, поселоктагы кайбер сату нокталарында алданганыңны сизми дә каласың. Мин дә шулай беркөнне зур сәүдә йортыннан кыяр сатып алдым. Кыяр 1 килограмм 100 грамм булып, бәясе 110 сумга төште. Күңелемә шик керде, ничек шундый аз күләмле әйбер шулай кыйммәт булды соң әле дим?! Кыярны үлчәп карарга дип,...
-
Вера Брежнева Италиядә яшеренеп кенә кемгә кияүгә чыккан? (+Фото)
Вера Брежнева продюсер Константин Меладзега кияүгә чыккан, дип яза II Tirreno Versilia итальян гәҗите. Туй мәҗлесе Тоскананың Форте-деи-Марми курорт шәһәрендә үткән. Гашыйкларны шәһәр мэры Умберто Буратти шәхсән үзе теркәгән. Соңрак «Российская газетада» Вера Брежнева туй турындагы мәгълүматны рәсми рәвештә раслаган. Социаль челтәрләрдә шәхси фотоларын урнаштырып, "Бәхет тынычлык тели, барыгызга та...
-
"Таян Аллага" бәйгесенә старт бирелде
"Таян Аллага" бәйгесенә шигырь, чәчмә әсәр, драма һәм публицистик язмалар 31 декабрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы уздыра. Анда Россиядә яшәүче татар яшьләре катнаша ала. Бәйгенең төп максаты - яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү. Бәйгедә иҗат эше...
-
Армиягә китә егетләр (шигырь)
Көз дә җитте, кошлар очып китте, Китте алар җылы якларга. Армиягә китә егетләр дә Туган җирне, илне сакларга. Тик бер генә елга китә егет, Бик тиз үтеп китәр бу вакыт. Ата-ана өчен ун ел кебек, Алар көтәр улын сагынып. Тыныч булсын берүк илебез, Яхшы хезмәт телик аларга. Ир-егетнең изге бурычы...
-
Олыяз мәктәбендә көз бәйрәме узган
Табигатьтә көз патшалык итә. Мәктәбебездә урта сыйныфта укучылар белән шушы "патшабикә"нең бәйрәмен билгеләп үттек. Хәзерлек эшләрен алдан ук башладык: газета чыгару, рәсемнәр ясау, сценарий буенча күренешләр, җыр-биюләр өйрәнү, күмәк хуҗалыгыбыз "Урал"ның кайда, күпме ашлык үстерүен ачыклау, презентацияләр ясау дисеңме... Берсе дә калмады! Сыйныф җитәкчеләребез һәм педагог-оештыручы белән бергәләп тырыштык. Бәйрәмне...
-
Тәртип күрсәткечтә чагыла
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, биш күрсәткечтән чыгып, район һәм хуҗалыкларның нинди урында торуларын ачыклаганнар. 75тән югарырак балл җыючыларны беренче категориягә керткәннәр. Кукмара районы, 78 балл җыеп, беренчеләр исемлегенә кергән. Бу тармактагы уңышларга, әлбәттә, беренче чиратта Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары зур өлеш кертә. Аларның алдынгы эш тәҗрибәсе...