13 февраль 2018 яңалыклары
-
Табаларны ничек чистартырга?
Каралган таба яки иске чуен савытны да җиңел генә чистартып була.
-
Кайсылары хаклыдыр (Кемгә ачыйм күңелемне?)
Үзләренең намаз укулары турында белдерергә тырышучылар бар. Кемдер шигыре яки язмасы аша, кемдер сәхнәдән яки сөйләшкәндә шул хакта сүз "кыстыра". Югыйсә, намаз - адәм баласы белән Аллаһ арасындагы сер булырга тиеш. Шул ук вакытта, беркемгә белдермичә, киенү рәвешен үзгәртмичә, гыйбадәт кылучыларны беләм. Хәер, кайсылары хаклыдыр...
-
Казанбаш мәктәбе директоры тоткарланган
Хәзер директорга карата закон кысаларында каралган чикләү чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.
-
Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары төзеләчәк
Мини агропаркларны финанслау өчен бюджеттан 90 млн сум акча бүлеп бирелә.
-
Кукмара шәһәре белән горурланып яшик
Йортларыбыздан Кукмара урамнарына чыгып, бөтен шартлары туры китереп җәелгән тротуарлардан барганда, чәчәк клумбаларын, асфальт юлларны, сыйфатлы һәм матур итеп тышланган, төзелеп килүче һәм кулланылышка тапшырылган йортларны һәм биналарны, тирә-юньдәге матурлыкны һәм чисталыкны күргәч, төшкән күңелләр күтәрелеп китә, яшисе килә башлый. Миңа быел Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә булырга туры килде. Поезддан...
-
Кукмарада ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары кукмаралыларны кабул итәчәк
14 февральдә 10.30 сәгатьтә район мәшгульлек үзәгендә Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нияз кызы Нигъмәтҗанова гражданнарны кабул итәчәк. Адрес: Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 44 йорт.
-
Фото: Чишмәбашта халкыбызның милли гореф-гадәтләрен чагылдырган чара булды
Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның бизәкләп чиккән сөлгеләре, ашъяулыклары, кулъяулыклары, тәрәзә эленгеләре шуны чагылдыра. Чишмәбаш авылы китапханәсе "Кояшкай " балалар бакчасы белән берлектә"Әбиемнең күңел сандыгы" дигән чара уздырды. Әлеге чарада балаларны элек әби-бабаларыбыз киеп йөргән милли киемнәр һәм милли традицияләр, изге йолалар белән таныштырдык. Әбиемнең күңел сандыгы Кызыктыра инде...
-
Яшел чәйне күп эчәргә ярамый
Хатын-кызлар еш кына ябыгу максатыннан яшел чәйгә күчә, аны чамасыз эчә башлыйлар.
-
Байлангар һәм Күкшел авыл җирлекләрендә халык җыеннары булды
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Байлангар һәм Күкшел авыл җирлекләрендә үтте.
-
“Хезмәт даны“ газетасына узган елгы бәядән язылып кал!
2018 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. 31 мартка кадәр "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына узган елгы бәядән - 660 сумнан язылырга мөмкин. Ә аннан соң, почта чыгымнары арту сәбәпле, подписка бәясенең артуы көтелә.