13 февраль 2017 яңалыклары
-
Татарстанга карлы көчле җил белән төньяк атлантик циклон якынлаша
Татарстан синоптиклары күз күреме начарлануын, кар көртләре һәм бозлавык булачагын кисәтә. (Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе төбәккә төньяк атлантик циклон якынлашу сәбәпле һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Синоптиклар фаразлавынча, бүген кичке сәгать 8дән иртәгә кичке сәгать 10га кадәр Татарстанда, шул исәптән Казанда, буран...
-
Мәчкәрә мәктәбе укучылары кошлар өчен җимлек ясады
Кышын салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич җитә. Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Урманнарда балан һәм миләш җимешләре бөтенләй юк диярлек, булганын да кешеләр кышкыга витамин дип, җыеп киптерде, туңдырды. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе...
-
Кукмара кызы Гүзәлгә изге күңелле райондашларның ярдәме кирәк
Күп еллар Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәттәшебез Гөлнур Әхмәтшинаның кызы Гүзәл Гобәйдуллина бүгенге көндә райондашларның, изге күңелле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Гүзәл 1987 елгы, ул күппрофильле лицейда белем алган кыз. Аңа табиблар корсак куышыгында метастазалар белән өченче стадия рак диагнозын куйган. Мәскәүдә операция ясату һәм дәвалану өчен...
-
Улымны искә алмаган минутым юк...
Киров өлкәсенең Нократ Аланы егете 24 яшьлек Рәшит Галимҗановның туганнары исән-сау әйләнеп кайтуын көтсәләр дә, бу хыяллары чынга ашмый. 2016 елның 5 декабрендә чыгып киткән егетне 26 гыйнвар көнне үле килеш табып алалар. "Башка төрле балам иде" Рәшит - Дания апаның төпчек улы. Ул аны 31 яшендә таба. Ике абыйсы...
-
Елмаеп-көлеп алыйк
Ике ир сөйләшә: -Хатыннан аерылган идем. Йортны, дачаны, машинаны, барлык акцияләремне, 25 ел буе җыйган акчаларымны суд аша үзенә тартып алды. Череп баеды. Байлыгына кызыгып, тагын өйләнергә туры килде үзенә. Ир алтын балык тоткан да: -Кечкенә генә завод, йорт, машина телим, - дигән. -Яхшы, кредиткамы, лизинг беләнме? -Үзең сайла: атланмайдамы,...
-
hәлакәткә очраган Robinson-66 вертолеты калдыклары табылган
Тикшерү комитеты әлеге hәлакәт буенча җинаять эше кузгаткан. (Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). 2017 елның 12 февралендә Мәскәү вакыты белән 20 сәгать тирәсендә Таулы Алтай Республикасының Турочак аймак районында Robinson-66 вертолеты hәлакәткә очраган иде. 68 кешедән торган коткаручылар группасы Яйлю поселогында hава торышының яхшырганын көтәргә мәҗбүр, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат...
-
Манзарас мәктәбендә "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2017" бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде (фото)
-
Кукмарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсыннан кукмаралылар да читтә калмады. Гыйнвар ахырында шаулап, кызу темплар белән узган бәйгенең район турында барлыгы 25 укытучы катнашты. Иң элек һәр укытучының шәхси сайты, иҗат лабораториясе, эссе язу осталыгы тикшерелде. Үз эшләренең осталары булган иң алдынгы 8 укытучы гына икенче этапка...
-
Бүләк эзләп йөрмәгез – газета аша котлагыз!
Тиздән 23 февраль - безнең кадерле ир-атларыбызның бәйрәмнәре җитә. Бу көнне көчле затларыбызга йөрәк түреннән чыккан иң ихлас теләкләр, матур котлаулар җиткерелә. Кадерле әтиең, яраткан тормыш иптәшең, кайгыртучан улың яки ышанычлы дустың - бу тормышта иң җылы сүзләргә һәм иң яхшы бүләккә лаек булган ир-егет янәшәбездә һәрвакыт бар. Ә 23...
-
Район балалар китапханәсе “Миләшкәй”дә шигырь конкурсы үткәрде
Район балалар китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасында 23 февраль -Ватанны саклаучылар көненә багышлап шигырь конкурсы үткәрде. Әлеге бәйгедә төрле яшьтәге балалар катнашты. Алар В.Степанов, С.Маршак, А.Бартоның шигырьләрен сөйләде. Конкурс соңында жюри төрле номинацияләр буенча урыннар билгеләде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга "Служить - Родину любить" дип исемләнгән төсле презентация ярдәмендә Россия, туган...
-
Югары Арбаштан Ландыш Салихованың шигъри тәлгәшләре
Мәхәббәт җилләре чәчемә кагылып, Томанны таратты офыклар артына. Туктаусыз вакытым, ризалык сорамый, Сөюне яшерде яшеннәр утыннан Болытлы күгемнең җиденче катына. Яралы кошлардай җирләргә егылып, Канатым сынса да, өметем югалтмам. Күземнән яшьләрем тамдылар кабаттан: Бирелгән сораудан... Әйтелгән җаваптан...
-
Күкшел клубында Сара Садыйковага багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Сәхнәдә моңлы көй яңгырый. Нинди көй бу? Әллә җидегән чишмәләр көмеш җыр сузамы? Сандугачлар моңнарын йолдызларга җиткерергә теләп сайрашамы? Һәр тарафтан бик тә таныш, җаннарны өтәли, күңелләрне тибрәтә торган җырлар яңгырый: "Җидегән чишмә", "Казан кичләре", "Беренче мәхәббәт". Болар бит Сара апа җырлары. Сара апа моңнары. Районыбызда игълан ителгән мәдәният елын...