12 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
Казанда - ун, Чаллыда өч мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк.
-
Кукмарада “Тоннель” операциясе узды (фото)
Бүген, 12 сентябрьдә, сәгать 15.00-16.30да Кукмараның Чернышевский урамы, 1 "А" йорт янында "Тоннель" операциясе үтте. ЮХИДИ инспекторлары бер транспортны да игътибар үзәгеннән читкә җибәрмәде.
-
Казанда сәүдә үзәкләрендә иске батареялар җыю өчен контейнерлар куелачак
Башкалада якын арада сәүдә үзәкләрендә һәм дәүләт учреждениеләрендә шундый 30 контейнер куелачак.
-
Корал тапшырган өчен - акча
Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара.
-
Малахов: "Мин өйсез калдым..."
"Ник китте? Кая китте" кебек сорауларга нокта куелды: Андрей Малахов "Россия 1" (ВГТРК) каналында "Андрей Малахов. Прямой эфир" дигән тапшыруны алып барачак. "Мин Беренче каналда сезонны намуслы төстә эшләп бетердем. Миңа "Россия 1" каналыннан чылтыратып, үз программамны булдырырга, үземә үк аның продюсеры булырга тәкъдим иттеләр. Нишләргә, ничек алып барырга, нинди...
-
Авылыбыз халкы дингә тартыла
Янсыбы авылында балалар өчен җәйге дини укулар оештырылды. Куркып кына башлаган идек, мәчеткә бик күп бала җыелды. Әлхәмдүлилләһ, авылыбыз кешеләре дингә, белемгә өстенлек бирәләр. Балалар гына түгел, ата-аналар да бик актив, ярдәм итәргә генә торалар. Балалар белән Кукмара мәдрәсәсенә экскурсиягә бардык. Анда безне Ришат хәзрәт һәм мәдрәсә хезмәткәрләре ачык йөз...
-
Татарстан синоптиклары һава температурасының күтәрелүен җиткерде
13 сентябрьдә көндез +15..+20 градус җылы булачак.
-
Таһирә Шакирова һәрьяктан үрнәк
Үзләренен тырыш хезмәте, якты тормыш юлы, бетмәс - төкәнмәс энергиясе белән башкаларны да үзенә тартып торучы кешеләр була. Таһирә Шакирова - нәкъ менә шундый затларның берсе. Утыз сигез ел Янил һөнәри училищесында барлык күңелен биреп эшләгән мөгаллимә ул. Укыту белән беррәттән җәмәгать эшләрен дә, методист хезмәтен дә алып барды.
-
Яшел еланнан сак булыйк
Зур Кукмара мәдәният йортында "Яшел еланнан сак булыйк" дигән темага яшьләр арасында тәрбия сәгате уздырылды. Яшьләргә спиртлы эчемлекләр куллану һәм тәмәке тартуның ни дәрәҗәдә кеше организмына зыянлы икәне турында сөйләнде. Әңгәмәнең ахырында "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл " дигән нәтиҗәгә килдек, дип хәбәр итә китапханәче Гөлнур Хаҗиева.