12 август 2017 яңалыклары
-
Мамадышта дүрт ай элек үлгән ир табылган (фото)
Аны күпер астыннан табып алалар. Бу хәл Мамадыш районындагы Нократ елгасында була. Май аенда анда ике ир батып үлә. Берсен табып алалар, ә икенчесен елга агымы алып китә. Дүрт ай узгач кына ул калкып чыга. Ир җәсәде полиция хезмәткәрләренә тапшырылган, дип яза "Әлмәт таңнары".
-
Почта эшчесе пенсионерларның акчасын урлап яткан
Буа районында почта бүлекчәсе начальнигы пенсионерларның пенсиясен үзләштергән. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, полициягә әлеге кырын эш хакында узган айда билгеле булган.
-
Гүзәл Уразова: «Безнең туебыз да кешенеке шикелле булмады»
Узган атнаны Гүзәл Уразова Инстаграмына туй фотоларын элеп: "14 ел элек ничек иде, бүген дә мине шулай яратасың! Мин синең белән бәхетле, җаным", - дип язып куйган.
-
Алдагы төндә Җиргә "йолдызлар яңгыры" явачак
13 августка каршы төндә Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләр сәгатенә 150гә кадәр Персеид метеор атылуын күзәтәчәк.
-
Кукмарада элеваторга беренче ашлык олаулары кайтты (фото)
Бүген элеваторга басу-кырлардан беренче ашлык олаулары кайтты. Уңышны тантаналы рәвештә кабул итү - борынгыдан калган матур гадәт. Һәр елны без әлеге мизгелләрне дулкынланып көтәбез, быел ул тагын да зарыктырды шул. Әмма бик тиздән әйләнә-тирәгә ашлык киптерү җайланмаларының гөрелтесе белән бергә икмәк исе таралыр...
-
Рамил Шәрәпов исеменнән банктан 2 миллион сум акча алганнар?!
Татар эстрадасы юмористы, алып баручы Рамил Шәрәпов бу арада суд юлын таптый. Юмор остасы белән шаккаткыч хәл булган!
-
Уйласаң, гыйбрәт алырлык
Ике дус очрашканнар да хәл-әхвәлләрен сорашканнар. Күптән түгел генә өйләнгәне инде шактый дөнья көткән өлкәнрәгенә эч серләрен ачып, күңелендәге борчуын да җиткергән: - Оят булса да әйтим инде, бик көнләшәм хатынымнан. Хыянәт итмәгәнен дә беләм, ләкин үземне берни эшләтә алмыйм. Башымда шул уй гына, хәтта төшләремә дә булмаган көндәшләрем кереп...
-
Лубян буасы яр буена самавыр куелды
Лубян буасында яр буен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шушы көннәрдә анда зур самавыр урнаштырылган.