11 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Балан бәлеше әзерлибез
Баланны чистартып юалар, азрак су, шикәр комы салып пешереп алалар. Балан куе кызыл, әчкелтем баллы булып пешә. Суынган баланны манный ярмасы һәм кесәл кушып, бәлеш эченә салалар. Бәлешне башка җиләк-җимеш бәлешләре кебек пешерәләр. Бер бәлешкә (төче камыр): он 600 г, су яки сөт 150 г, май 150 г, бер йомырка,...
-
Саба районында ике җиңел машина һәм "КАМАЗ" бәрелешкән (фото)
Фаҗига Зур Саба - Арташ юлында килеп чыккан.
-
Үзгәрешләр кертелде
Июль аенда алкоголь продукциясе җитештерү һәм әлеге эшчәнлекне контрольдә тоту буенча законга үзгәрешләр кертелде. Әлеге уңайдан Арча территориаль органы юристы Рәйсә Хөснетдинова аңлатма бирде: -Агымдагы елның 29 июлендә гамәлгә кергән 278-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, бердәм салым түләп яки патентка сыра сатучы шәхси эшмәкәрләргә онлайн-касса техникасы куллануга бер ел кичектерү...
-
Велосипед - безнең дустыбыз
Кукмараның "Гөрләвек" балалар бакчасында "Велосипед - безнең дустыбыз" дигән чара үтте. Балалар "Могҗизалы таякчык", "Юл билгеләрен җый", "Җөмләне дәвам ит" дигән һәм башка бәйгеләрдә катнаштылар, велосипедта йөрү кагыйдәләре хакында шактый күп мәгълүмат алдылар. ЮХИДИ хезмәткәре балаларга яктылыкны кайтаручы фликерләр, төркемгә өстәл уеннары бүләк итте.
-
Капкаңнан чыксаң – яхшы юл кирәк
2017 елда башкарыласы эш күләме
-
Гөлнара Тимерҗанованың бертуган апасы 51 яшендә бәби тапкан (ФОТО)
Нефтекама шәһәрендә 51 яшьлек ханым икенчегә әни булган. Илледән соң бәби табарга куркып тормаган Руфинә Тимерҗанованы шатлыклы хәбәре белән шалтыратып тәбрикләдек. - Исәнмесез! Гөлнара бирдеме минем номерны? - Номерыгызны шәһәр администрациясе аша таптык. Редакторыбыз Гөлнара диюегезме? - Юк, сеңлем Гөлнара Тимерҗанова бит, әллә ул әйтте микән дип торам. - Үзегезне...
-
Салмак кына җиргә таң ата (шигъри мизгел)
Сихри нурга манып дөньяны, Салмак кына җиргә таң ата. Иң элгәре без уяндык диеп, Чут-чут итеп кошлар сайраша. Яфраклардан тамган чык суында Каурыйларын юа, пакъләнә. Кошлар да зикер итә башлый, Алар сайрый - күңел сафлана. Шул чагында азан тавышына Адәм баласы да уяна. Чишмәләрнең чиста суын алып, Юына ул, тәһарәтләнә....
-
Кукмараның Кави Нәҗми урамы юлына кайчан чират җитәр?
Безнең Кави Нәҗми урамы бик начар хәлдә, чакыр-чокырлар шул хәтле тирән. Урам аша 4нче мәктәптә укучылар йөри, балаларын мәктәпкә илтүче әти-әниләргә дә машина белән шул юллардан үтәргә туры килә. Көз айларына кереп барабыз, яңгырлар башланса, урамнан үтү тагын да кыенлашыр. Җәй буе ремонт көттек, булмады. Өске, аскы урамнар ремонтланды бит,...
-
Пычак китапханәсендә чәчәк бәйгесе узды (фото)
Экология елы уңаеннан Пычак авылы "Гөлләрем, гөлкәйләрем " дигән чәчәк бәйрәме - бәйге үткәрелде. Кызларыбыз үзенчәлекле тәкыя үрү, иң матур букет ясау, үзләре чыгарган шигырь, миләш ашау, иң күп чәчәк исемнәре белүчеләр бәйгеләрендә катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле, җанлы үтте, дип хәбәр итте китапханәче Фирдәүсә Галимова.
-
Югары Комар халкы юллы булуга сөенеп бетә алмый
-Район газетасына үзенең моң-зарларын җиткерүчеләр күптер, ә мин рәхмәт әйтергә кердем әле, - дип килеп керде Анатолий Ишматов редакциябезгә. - Югары Комар авылы халкы моңарчы юлсызлыктан интекте. Урта Комардан безнең авылга кадәрге үзәк юл бөтенләй җимерелеп беткән, язгы-көзге яңгырларда балалар мәктәпкә пычрак ерып йөрделәр. Азык-төлек ташучы машиналарга авылга керү кыен,...