11 август 2017 яңалыклары
-
Иртәгә Поч.Кучукта бәйрәм була
Хөрмәтле райондашлар, авылдашлар, якташлар! Сезне Кызыл Октябрь авылындагы янгыннан соң барлыкка килгән яңа авыл - Поч.Кучукның 50 еллыгы уңаеннан 12 август көнне 12.30 сәгатьтә үткәреләчәк бәйрәмгә чакырабыз. Программада: төрле уеннар, волейбол ярышы, шулай ук Казан артистларының концерты. Рәхим итегез!
-
Район буенча барлыгы 28748 гектардагы игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора
Моның өчен техник базаның нык, ягулык-майлау материалларының җитәрлек булуы һәм, әлбәттә, үз эшенә җаваплы караучы, тырыш механизаторлар кирәк. Җитәкчеләрнең эшне тиз һәм сыйфатлы итеп оештыра белүе дә мөһим роль уйный.
-
Хәния Фәрхинең кызлары: «Син җитмисең, әни...»
"Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең кызлары Алия һәм Алсу белән сөйләшкән. (Казан, "Татар-информ", 11 август). Хәния Фәрхинең кызлары Алия белән Алсу: «Әнине җирләгән көнне ул кадәр кыен түгел иде, иң кыены - хәзер... Яши-яши, аны сагынасың, юксынасың, аның юк икәненә инанасың...» - диләр. Бу...
-
Өркештә мөселман Сабан туе була
Хөрмәтле райондашлар, кадерле авылдашлар, якташлар! 13 август көнне сәгать 9.00да Өркеш авылында мөселман Сабан туе уздырыла. Программада: Коръән һәм намаз уку, мөнәҗәтләр, уеннар, сату-алу һәм футбол. Рәхим итегез! Зиннур Корбангалиев
-
Район халкы игътибарына
18 августта, сәгать 13.00-15.00дә район Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Гайнетдинов Радик Нуретдин улы район халкын кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 2-62-71.
-
Авыл җирлекләре Кукмарада концерт куя
12 августта Җиңү Паркы каршындагы мәйданда - Манзарас җирлеге, ә 13 августта Күкшел җирлегеннән килгән үзешчәннәрнең концертлары булачак, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Сәлләмова.
-
Кукмарада өч балалар бакчасы төзекләндерелә
Нырья авылында исә 50 урынга исәпләнгән яңа бакча төзелә