11 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Зур гәүдәле хатын-кыз зур бәбәй таба диләр...
Татпресса.ру шундый очрак белән таныштыра. 250 кило гәүдәле хатын-кыз бала тапкан. Бәбәйнең авырлыгы күпме дип уйлыйсыз? Аны күргән табиб та шок хәлендә калган, чөнки ике яки өч баладыр дип уйлаган булган. Ә монда бер баланың авырлыгы 18 килограмм тәшкил иткән. Бу бала - дөньяда иң авыры булып танылды. Моңарчы, әле...
-
Хәрби хезмәткә алмыйлар
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан урта һөнәри белем алу уку йортлары укучылары өчен, яшькә бәйсез рәвештә, хәрби хезмәткә бару кичектерелә. Бу хокуктан укуларын тәмамлаганчы көллият, техник лицей укучылары файдалана ала, дип яза shahrichalli.ru
-
Быел БДИ тапшыру турында гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә
2017 елда бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә ТАССка сылтама белән Татар-информ. Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән. Гаризада БДИ тапшыручының кайсы предметлардан имтихан бирәчәге теркәлгән булырга тиеш, алар сан ягыннан чикләнми. 1 февральдән соң гаризалар Россия субъектының...
-
ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчаларын Саклык банкы, ВТБ 24, «Ак Барс» банклары түли
Агент-банклар 12 гыйнвардан эшкә керешә, клиентлар фамилияләренең баш хәрефләре буенча бүленгән. (Казан, 11 гыйнвар, «Татар-инфонм»). ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчалары 12 гыйнвардан Саклык банкы, ВТБ 24 һәм «Ак Барс» банклары аша түләнә башлаячак. Бу хакта "Иминият кертемнәре агентлыгы" дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек элемтәләре департаменты хәбәр итә. «Күрсәтелгән агент-банкларга "ИнтехБанк" кертемчеләренең билгеле бер...
-
«Картаймыш көнемдә суд юлларында йөриселәрем төшләремә дә кермәде…»
Безнең тормышны иксез-чиксез дәрьяга тиңлиләр. Ә кеше дигәнең дәрьядагы тамчы сыман: айкала-чайкала, бата-калка йөзә… Әнүзә апаны күрмәгәнгә дә инде… - Биш былтыр! - диде ул, кочагын киң җәеп. Хәл-әхвәл сораша башлауга күзеннән энҗедәй күз яше тәгәрәвен күреп, сискәнеп киттем. Әллә авырый инде? - Исәнлектән зарланмас идем әле, бер көйгә йөреп...
-
Кукмара районында узган ел 635 бала туган
ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган ел районда 635 бала дөньяга килгән, 603 кеше вафат булган. 284 пар үзләренең никахларын теркәгән булса, 90 пар аерылышкан. фото: http://btblady.com
-
Банктан 20 миллион сум акча урланганны 10 көн үткәч кенә белгәннәр
Мәскәүнең Пятницкая урамында урнашкан "Булгарбанк" офисыннан билгесез затлар 20 миллион сум акча урлаган, дип хәбәр итә ТАСС хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән. Акчалар 2016 елның 31 декабреннән башлап 10 гыйнварга кадәр арада югалган. Банк бүлеге җитәкчелеге полициягә мөрәҗәгать иткән. Урлау факты буенча жинаять эше ачылган. Татар-информ
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 12 декабрьдә, Кукмарада болытлы һава торышы көтелә, бераз кар явачак. Һава температурасы иртән һәм көндез -5, кич -8 градус тирәсе булачак. Атмосфера басымы 755 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә, дымлылык 51%.
-
Иске Юмья китапханәсендә балалар өчен китап күргәзмәсе оештырылды
Кышкы каникуллар чорында Иске Юмья авылы китапханәсендә "Кыш патшалыгында" дигән китап күргәзмәсе эшләде, шулай ук балалар өчен спорт уеннары, төрле бәйгеләр оештырылды.
-
Татфондбанкта акчасы булган 100 меңнән артык татарстанлы иминият акчасын кулга төшерде
Капланырга тиешле сумманың 77,5 проценты түләнгән. (Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 11 гыйнварга Татфондбанкта акчасы булган 100 меңнән артык татарстанлы иминият акчасын алды. Бу хакта республиканың Икътисад министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Барлыгы 35,9 миллиард сум акча түләнгән - бу әлеге банкка акча салганнарга бирелергә тиешле иминият акчасының 77,5 проценты дигән сүз.
-
Бу атнага йолдызнамә
9-15 гыйнвар көннәренә йолдызлар фаразы. Кучкар Эшлекле проектлар белән мәшгуль булу шәхси мөнәсәбәтләргә вакыт калдырмый. Гаиләдә бер-береңә юл куйганда гына тынычлыкка ирешергә мөмкин. Үгезбозау Юлга чыгу күңел тынычлыгы бирә. Бергәләп сәяхәт итү ир белән хатынның арасын якынайтырга ярдәм итә. Яңа проект башлап карарга мөмкин. Игезәкләр Әлегә тыныч тормыш төшкә генә...
-
“Баламишкин” ансамбле Ижауда үткән бәйгедә беренче урынны алды
Ижау каласында гармунчы һәм такмак әйтүчеләр катнашында "Уйна һәм җырла, удмурт гармуны" дигән төбәкара фестиваль-конкурс узды. Районыбызның Илгиз Зарипов җитәкчелегендәге "Баламишкин" гармунчылар ансамбле бәйгедән беренче дәрәҗә Диплом белән кайтты. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Салават Фәтхетдинов турында кызыклы 15 факт!
10 гыйнварда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов туган көнен билгеләп үтте. Аңа 57 яшь тулды. Гомер бәйрәме уңаеннан халкыбызның яраткан җырчысы турында 15 кызыклы факт тәкъдим итәбез. 1. Салават Фәтхетдинов 1960 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туган. 2. Салаватның әнисе Тәкълимә апа: «Салават кечкенәдән тырыш булды. Сәнгатьтә...
-
Рудникта яшәүче Фәйзрахман Бариев: "Быел яз көттереп киләчәк"
Гыйнвар ае - язга борылыш, диләр. Чыннан да, чатнама суык көннәрдә дә кояш инде нурларын мулрак сибә. Әмма Рудник авылында яшәүче һәм табигатьне күп еллар дәвамында күзәтеп баручы Фәйзрахман Бариев әйтүенчә, яз көттереп киләчәк. -31 декабрьдә җылы булды, димәк, кыш озакка сузылыр, - ди ул. - Түбә читләренә күз салыгыз:...
-
Райондашыбызга берничә тапкыр Никита Хрущев белән очрашырга туры килгән
Мәскәүдә булган вакытта миңа "Новодевичье" каберлегендә булырга туры килде. Берничә гектар жир биләп торучы бу каберлеккә күренекле шәхесләр күмелгән. Никита Сергеевич Хрущев та биредә җирләнгән. Кабер өстендәге шактый зур күләмле һәйкәл Т һәм П хәрефләренә охшатып, ак һәм кара төсләрдәге гранитлардан эшләнгән. Бу нәрсәне аңлата соң? Ак төс аның эшчәнлегендә...