10 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Кукмарада 40 фатирлы өр-яңа йортның ачкычлары ияләренә тапшырылды (+фото)
Бүген бистәбездә истәлекле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан фатирлар ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына, бюджет системасында һәм районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючыларга, тузган торакны бетерү программасы буенча исәптә торучыларга бирелде. Яңа йорт тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм иде. Көн...
-
Коточкыч авариядә креслодагы бала һәм аның әти-әнисе һәлак була
Үлем үкенечле була, диләр. Хәзер бәян ителәчәк Төмән трассасында булган юл-транспорт һәлакәте һәм аның азагы һәр кешегә гыйбрәт булсын иде. Коточкыч һәлакәт кичә Төмән-Ирбит юлының 36 нчы чакрымында булган - "УАЗ" һәм "ВАЗ-2114" машиналары бәрелешкән. Ике машинаның да Свердловск өлкәсеннән булуы ачыкланган. Беренчел фаразлар буенча, тәгәрмәче тишелү аркасында "УАЗ" машинасы...
-
Атлас Минхәир улы Булатов - Кукмара тарихында якты эз калдырган шәхес
Быел районыбыз 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аның тарихы, күренекле шәхесләре турында язмалар бирүне дәвам итәбез. Беренче язмабыз - Кукмара тарихында якты эз калдырган, 1965-1980 елларда КПССның район комитетын җитәкләгән Атлас Минхәир улы Булатов турында. Нурлы нигез салучы Гомерләр уза икән ул, уза да китә икән, дип әйтергә...
-
"Мөселман киносы" фестивалендә якташыбыз Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" әсәре нигезендә төшерелгән "Җәза" фильмының премьерасы тәкъдим ителде (+Фото)
Казан каласының "Родина" кинотеатрында XI "Мөселман киносы" фестивале кысаларында якташыбыз, язучы, журналист Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" әсәре нигезендә төшерелгән "Җәза" фильмының премьерасы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Бу көнне тамашачылар арасында танылган язучыларны да, артистларны да, журналистларны да, Магнитогорск, Уфа, Ижау, Свердлау калаларыннан килгән татарларны да күрергә мөмкин иде. Премьерага Кукмарадан...
-
Даруның арзанлысын сорагыз (ИСЕМЛЕК)
Өлкән яшьтәге бер апа аптекада эшләүче кызга дару рецептын сузды. Кыз кәгазьгә күз төшереп алганнан соң дарулы капны киштәдән үрелеп алды да: "180 сум!" - диде. Апа нигәдер кыенсынып кына: "Кыйммәтрәк икән шул, моны алсам, ипи-гәсөткә акчам калмый", - дип куйды. Үрелеп даруның исемен карасам, миңа яхшы таныш омез дигән...
-
Күзе начар күрүче кияүне ЗАГСта кабул итмәгәннәр
Прокуратура Казан ЗАГСларының берсендә яшь парның никахын теркәмәү фактын тикшергән, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 2015 елның августында Казан башкарма комитетының ЗАГС идарәсенә никахларын теркәү исәбе белән яшь пар мөрәҗәгать итә. Ләкин аларның теләкләрен кире кагалар. Һәм моңа сәбәп булып кияүнең күз күрү буенча инвалид булуы тора! ЗАГС хезмәткәре, идарә...
-
Иҗат – рәхәт газап икән
Кунак көткән өй нинди булса, без килгәндә "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә 85 еллык юбилее уңаеннан оештырылган бәйрәм көнендә ыгы-зыгылы, күңелле мәшәкатьләр белән мәш килә иде. Хәбәрчеләрне, газета укучыларны иң кадерле кунаклары кебек каршы алдылар. Биш ел редакция сукмагын таптасам да, андагы хезмәткәрләрнең барысы белән дә таныш түгел идем әле....
-
12 сентябрьдә Кукмарада ял һәм мәдәният паркы ачыла (Программа)
12 сентябрдә, 13.00 сәгатьтә Кукмарада ял һәм мәдәният паркы (4нче мәктәп янында) ачыла. Программада: -Паркның Төп капкасы янында ачылу тантанасы; Парк эчендә төрле мәйданчыклар эшләячәк: -Әдәби музыкаль мәйданчык (музыкаль инструментларда аерым башкаручыларның чыгышлары, район кешеләренең туган ил, табигать турында шигырь сөйләүләре); -Сәнгать мәйданчыгы; -Концерт мәйданчыгы (үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның, балалар сәнгать...