10 август 2016 яңалыклары
-
Лубян да Кукмарадан калышмый (фото)
Лубян авылындагы елганың яр буйларын хәзер бик матур кое һәм "Мин яратам Лубян" дигән язулы корылма бизи, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Рим Фәхразиев. Әлеге матурлыкны лубянлылар үзләре тудырганнар.
-
Бозымнан котылырга теләгән туташ 10 млн сумлык мөлкәтеннән колак каккан
Татарстанда социаль мошенниклык очраклары быел 3 меңнән артып киткән. Аларның 60 проценты телефон һәм интернет аша кылынган җинаятьләргә туры килә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Тимур Шакирҗанов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, зыян күрүче мошенниклар...
-
Кукмараның ЮХИДИ экипажы – республикада иң яхшысы! (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Рөстәм Бариев һәм Салават Баймиевлар агымдагы елның икенче квартал нәтиҗәләре буенча республикада икенче категория ЮХИДИ подразделениеләре арасында "Иң яхшы ЮХИДИ экипажы" дип табылдылар. Аларга күчмә вымпел һәм акчалата бүләкне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең ветераннар Советы рәисе Иван Гафуров тапшырды, дип...
-
Полиция хезмәткәрләре “Нараткай”да ял итүчеләр янында булып кайтты (фото)
Республика сулыкларында быел 77 кеше батып үлгән, шуларның 8е - балалар. Күбесенчә кешеләрнең гомере махсус җиһазландырылмаган, тиешле таләпләргә туры килмәгән сулыкларда, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә коену нәтиҗәсендә өзелгән. Соңгы атнада республика районнарында суга батып үлгән 21 кешенең 7се исерек хәлдә булган. "Акватория" оператив-кисәтү чаралары кысаларында районның полиция һәм гадәттән тыш...
-
Күрше Мамадыш районында корт тешләгән ир сукыраеп, тавышын югалткан
Бу хәл Мамадыш районында була. Машинада барган вакытта бер ирне билгесез корт тешли. Шуннан соң, йөртүченең хәле начарая, күзе сукырая һәм тавышы югала. Иргә элеккеге хәләтенә кайтыр өчен берничә көн хастаханәдә ятып чыгарга туры килә. Табиблар ярдәме белән ул савыгып аякка баса. Табиблар ирне нинди корт тешләвен ачыклый алмаган. Интертат.ру
-
Лельвиж һәм Село Чура җирлекләрендә халык җыеннары үтте
Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Лельвиж һәм Село Чура җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыкларының хисаплары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкның сорауларына җаваплар бирде.
-
Кукмара мәдрәсәсе укырга чакыра
Кукмара мәдрәсәсе 2016 - 2017 уку елына укучылар кабул итә. Яңа уку елында мәдрәсә ике юнәлештә дини белем бирәчәк. Һөнәри бүлеккә керүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән Лицензия нигезендә имам-хатыйп һәм ислам нигезләре мөгаллиме белгечлекләрен үзләштерә алачак. Көндезге бүлеккә 9 һәм 11 сыйныф тәмамлаган егетләр кабул ителә. Уку атнага...
-
Киа машинасы Болакка төшеп капланган (ФОТО)
Казанда коточкыч хәл булды. Йөртүчеләр юл бүлешә алмау сәбәпле, Киа машинасы Болакка төшеп каплана. Машина йөртүче үзе исән-сау. Шаһитләр әйтүе буенча, әлеге машинаны юлдан кысырыклап төшергәннәр. чыганак: http://intertat.ru
-
Лубян урман-техник көллиятенә – 95 ел: үткәннәрдән бүгенгәчә
Лубян урман-техника көллиятенең тарихы 1921 елдан башлана. Нәкъ шул елда бирегә 22 укучысы белән Минзәлә өязенең Биклән урман мәктәбе күченеп килә һәм урман техникумы булып оеша. Шунысы мөһим: буш урынга түгел, алпавыт Лебедев утарында сакланып калган биналарга урнаша ул. Әлеге уку йортын С.Николаев белән берлектә оештырган Борис Жилкинның исеме Лубян...
-
Кукмарада “Бал спасы” ярминкәсе үткәрелә
14 августта, 9 сәгатьтә Җиңү Паркы янында - ярлары төзекләндерелгән Нурминкә елгасы буендагы мәйданда "Бал спасы" ярминкәсе үткәрелә. Биредә районыбыз умартачыларының бал продукциясе тәкъдим ителәчәк. Ярминкәгә рәхим итегез!
-
Ятим егеткә протез кирәк
Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек Иван Костинга ярдәм кирәк. Узган ел булган фаҗигадән соң егет кулсыз калган. Җиде яшендә - әнисен, биш елдан әтисен югалткан Иван тормыш авырлыкларына бирешмәскә тырыша. Әмма үзенең генә көче җитми. Бар эшне дә булдыра торган, акыллы бала була ул. Шуңа да Иванны туганнары ташламый. Мәктәпне...
-
Кукмаралылар, “Бөтен дөнья белән укыйбыз” дигән акциягә кушылыйк!
Бүгенге көндә бөтен Рәсәй буенча "Бөтен дөнья белән укыйбыз" дигән акция бара. Паркларда, скверларда "Буккроссинг" дигән сүзләр язылган китап киштәләре пәйда булды. Әлеге акциянең эчтәлеге шунда: Буккроссингтан алган китапларны укыгач, кире кайтару мәҗбүри түгел. Әгәр дә өегездә кайчандыр сатып алынып, инде бүген кирәк булмаган, ләкин яхшы хәлдә сакланган китап-журналлар булса...
-
Кукмарада сәүдә нокталары ЕГАИСка тоташып бетте
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-ревизия бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда спиртлы эчемлек сатуга лицензиясе булган 161 сәүдә ноктасы бар. Шуларның 43е - бистәбездә, калганнары - авыл җирлекләрендә. Поселоктагы сәүдә нокталары агымдагы елның 1 гыйнварыннан аракы сатып алуны раслау өчен бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасына (ЕГАИС) тоташтырылып бетте....