10 май 2017 яңалыклары
-
Бүген районыбызга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде (фото)
Республика башлыгы районда чәчү кампаниясенең барышы белән танышу максатында вертолетта районыбыз кырларын карап узды.
-
Кукмарада “Имин зебра” дигән акция үтте
Әлеге акция юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә багышланган иде. Кукмара 4нче мәктәбенең 5 "А" сыйныфы укучылары ЮХИДИ инспекторлары һәм төп герой - "Зебра" белән юлга чыктылар. Рейд вакытында укучылар җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен белүнең әһәмияте турында сөйләделәр, сак һәм игътибарлы булырга чакырдылар. Махсус балалар урындыгы белән җиһазландырмаган килеш автомобильгә баласын...
-
Җиңү бәйрәмендә кунакларны Зур Сәрдек җирлеге мәдәният хезмәткәрләре дә сәламләде
9 май көнне Кукмараның Ленин бакчасында бәйрәм кунакларын Зур Сәрдек җирлеге мәдәният хезмәткәрләре сәламләде. Аларга Марат Хәсәновның тынлы оркестры да кушылды. Хәрби темадагы музыкаль бизәлеш урамга чыккан халыкка күңел күтәренкелеге, бәйрәм кәефе өстәде, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.
-
Бүген Бәраәт кичәсе - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте җир йөзенә таралып торыр көн
Шәгъбән ае дәвам итә. Бу ай Ислам динендә изге айларның берсе санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. аның турында: "Шәгъбан - минем аем, Рәҗәб - Аллаһ Тәгалә ае, Рамазан - минем өммәтемнең ае", - дигән. Динебез тарихындагы мөһим вакыйгалар белән дә үзенчәлекле ул: Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда ураза тоту тиешлеген хәбәр итә,...
-
Элвин Грейга "ашыгыч ярдәм" килгән: җырчы сәхнәгә чыга алырмы?
Бүген иртүк Элвин Грейның кинәт хәле начарланып, җырчыга "ашыгыч ярдәм" чакыртканнар. Радикның хәлен белергә теләп, аның продюсеры белән элемтәгә кердек.
-
Авылында һәйкәл ачкан Айдар Галимовны аңламаганнар
- Безнең буыннар октябрят, пионер булгач, Беренче май бәйрәме безгә аеруча якын. Аның "Мир! Труд! Май!" лозунгы гына ни тора?! Әмма Җиңү көне - минем өчен тагы да мөһимрәк! Яңа ел, туган көннәр - алар барысы да минем өчен икенче планда, ди Айдар Галимов. 1945 елның 9нчы мае - яңа...
-
Кукмараның тынлы оркестры “Җиңү музыкасы” фестивалендә катнашты (фото, видео)
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең Марат Хәсәнов җитәкчелегендәге тынлы оркестры "Парк һәм скверларда Җиңү музыкасы" республика фестивалендә катнашты. Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара Казанның Кремль Яр буенда үтте.
-
Минем кайбер тәкъдимнәрем бар
Кукмара хәзер шәһәр исемен йөртә, шул уңайдан кайбер тәкъдимнәрем бар. Әйтик, күтәрткән әйләнгеч юлның икенче ягында ничә урамга артистлар исеме бирелгән. Шунда мәдәният йорты төзү дә күздә тотылса икән. Шәһәребездә мунча да бер генә, җитәкчеләр шул хакта да уйласыннар иде.
-
Үрәсбаш авылы клубы яңалыклары (фото)
Үрәсбаш клубында балалар бакчасына йөрүче дусларыбыз белән Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрдек. Әдәби кичә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башланды. Яратып укый торган "Су анасы" , "Шүрәле" әкиятләре сөйләнде, әкият буенча сораулар бирелде. Нәни дусларыбыз бик оста итеп шигырьләрен...
-
Кукмарада бер хатын-кызны поезд бәрдергән
63 яшьлек Кукмара кешесенең урында ук гомере өзелгән. 9 майда Кукмарада хатын-кызны поезд бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде, дип яза http://tatar-inform.tatar 112 бердәм коткару хезмәтенә һәлакәт хакында 9.57 сәгатьтә хәбәр ителә. Кукмараның 63 яшьлек хатын-кызы поезд бәрдерү аркасында...