10 март 2016 яңалыклары
-
Теннисчы Мария Шарапова миллионнарын югалта
Россия теннисчысы Мария Шарапованың допинг куллануы билгеле булганнан соң, спорт дөньясында зур шау-шу купты. Спортчыны, аның остазы, табибларны гаепләүчеләр дә, моны Россиягә каршы алып барылган сәясәт нәтиҗәсе дип әйтүчеләр дә бар. Исегезгә төшерәбез, әлеге яңалыкны Мария махсус матбугат конференциясе җыеп хәбәр иткән иде. Теннисчы әйтүенчә, Australian Open вакытында тапшырылган допинг-тест...
-
Кукмараның сәнгать мәктәбе укучылары булдыра!
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Вятка осталары - 2016" регионара конкурс-күргәзмәсенә декоратив-гамәли иҗат буенча үзләренең хезмәтләрен тәкъдим иткәннәр иде. Шушы көннәрдә җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Чулпан Гайнетдинова - беренче, ә Лилия Галимуллина икенче урыннарны алдылар.
-
Авылларда бәйрәмнәр күңелле үтте
Иске Йорт авылы клубында "Әнием син минем" дигән кичә үткәрелде. Кичәгә, авыл хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан хатын-кызлар чакырылган иде. Аларны хөрмәтләп, авыл үзешчәннәре катнашында концерт күрсәтелде. Әлеге аналар белән берлектә кичке уен оештырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. *** Пычак авылы клубында өлкәннәр катнашында "Аулак өй" дигән кичә...
-
Бер мәхәббәт тарихы: бер күрүдә гашыйк булган егет кызның исемен, кайсы якныкы икәнлеген дә белмичә эзләп тапкан
Мәхәббәт дигәнең исемеңне, яшеңне дә сорамый, шакып та тормый күңелеңә керә дә оялый. Аның белән бәйле һәр мизгел, чын әкият буларак, хәтер сандыгына салып куела: ул елы, көне, сәгате белән язылып шунда саклана. 2013 елның 17 июле Казанда узган Универсиада ябылган көн - күпләр күңелендә зур тарихи вакыйга буларак хәтердә...
-
Мәчкәрә мәктәп-интернатына участок инспекторы килде
Кешегә гомер бер генә килә, аны ничек үткәрсәң дә була. Яхшы, тәртипле яшәп тә, начар гамәлләр кылып та. Балаларга сәламәт яшәү рәвешен аңлату , алга таба җинаять юлына басуның нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерүен искәртү максатыннан, безнең Мәчкәрә мәктәп - интернатына участок инспекторы Фәнис Әскәров очрашуга килде. Ул балаларга терроризм, наркотиклар...
-
Укытучы Рәхилә Сәмигуллина бар күңеле белән балаларга белем бирә
Балачакның иң истә калган, күңелле мизгелләре башлангыч сыйныфта укыган елларга туры килә. Ул чорлар, күп еллар үтсә дә, онытылмый, кабат-кабат хәтердә яңара. Мәктәбебездә Рәхилә Сәмигуллина да инде 19 ел үзенең белемен, сәләтен, бар күңелен биреп башлангычларга белем бирә. Хезмәт юлын ул туган мәктәбендә өлкән пионервожатый буларак башлап җибәрә. Яшь кенә...
-
Кукмарада депутат Виктор Пешков булып китте
Үткән атнада районыбызда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан КПРФ партиясеннән сайланган депутат Виктор Пешков булып китте. Ул металл савыт-сабалар заводында, "Намус", "Бозкурт" ширкәтләрендә, социаль яклау бүлегендә, "Йолдызлык" балалар бакчасында һәм башка предприятие-оешмаларда булып, аларның эшчәнлеге белән танышты, хезмәт коллективлары белән очрашты. Виктор Пешков шулай ук район газетасы редакциясендә журналистларның сорауларына...
-
Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарганнар
Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Бу хакта "Комсомольская правда" хәбәр итә. Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде. Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә кирәк...
-
Кукмарада районкүләм шигырьләр конкурсы узачак
Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган районкүләм шигырьләр конкурсы үткәрелә. Конкурста 5-8 һәм 9-11 сыйныфларда укучылар үзләренең татар яки рус телендә иҗат иткән шигырьләре белән катнаша ала. Иҗат эшләрен 16 апрельгә кадәр мәктәптән тыш эшләр үзәгенә китерергә (адресы: Кукмара...
-
"Таттелеком” вәкилләре балалар белән очрашты
"Шәфкать" үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен хәйрия эшчәнлеге кысаларында "Таттелеком" вәкилләре белән берлектә Габдулла Тукайга багышлап чара үткәрелде. Кунаклар балаларны татар шагыйрьләренең тормышы, иҗат юлы белән таныштырдылар, кызыклы конкурслар үткәрделәр. Әлеге чарага "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да чакырылган иде. Балалар бергәләп конкурсларда катнаштылар, бәйрәм ахырында "Таттелеком" вәкилләре алаларга...
-
Вахиттә узган “Егетләр солянкасы”на 300 тамашачы килде (+Фотолар)
Вахит авылының ир-егетләре гүзәл затларны бәйрәм белән котлады! Вахит авылының иң шәп, талантлы, популяр ир-егетләре, мәдәният йортында барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, "Егетләр солянкасы" шоу-тамашасын үткәрде. Әлеге чара быел сигезенче тапкыр узды. Уникаль концертта җырлар, биюләр, юмористик чыгышлар бар иде. 300гә якын тамашачы артистларга өч сәгать дәвамында кайнар алкышлар бүләк...