8 март 2015 яңалыклары
-
Кулларны тәрбиялибез
*Бер бананны чәнечке белән изәсе дә, аңа берәр чәй калагы эретелгән атланмай һәм бал кушасы. Әзер массаны кулларга сөртеп 40 минут тирәсе тотасы һәм юып төшерәсе. *Өч чәй калагы балга бер чәй калагы оливка яисә кукуруз мае салып болгатасы, берничә тамчы лимон согы кушасы. Масканы кулларга сөртеп төне буена калдырырга...
-
Жанна Фрискеның тернәкләнү курслары ахырга якынлаша
Әти-әнисе янына Подмосковьега кайтканчы Жанна Фриске Латвиядә яшәде, диңгез һавасы сулады. Яңа ел алдыннан ул Мәскәүгә кайтты, 2015 елны гаиләсе янәшәсендә каршылады һәм үзенең фигурасы өстендә эшли башлады. Танылган җырчы, авырган вакытта гармональ препаратлар эчү нәтиҗәсендә, бик нык тазарган иде. Россиягә кайтканнан соң, Жанна тренировкаларга алынды, саф һавада җәяү йөрүгә...
-
Адай авылында Әнкәйләргә багышланган кичә булды (+фото)
Адай авылы клубында 8 Март бәйрәме уңаеннан, килен белән яшәүче кайнаналарга багышланган кичә булды. Кичәнең исеме дә "Рәхмәт сиңа, әнкәй" дип исемләнгән иде. Сәхнә түрендә әби-апалар урын алды, ә киленнәр аларга күңелләрендәге матур теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, шул ук вакытта алар үзләренә гомер бирүче газизләрен дә онытмадылар, тәмле сүзләре, чәчәк...
-
Район җитәкчесе хоккейчы кыз Фәнүзә Кадыйровага Рәхмәт хаты тапшырды(+фото)
Сәрдекбаш авылында туып-үскән, биш яшеннән тренер әтисе - шайбалы хоккей буенча укытучы Фәһим Кадыйров кул астында шөгыльләнгән Фәнүзә Кадыйрова кызлар арасында хоккей буенча Россиянең җыелма командасы составына кертелүе турында хәбәр иткән идек. 8 Март бәйрәме алдыннан район җитәкче аңа үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. -Син әти-әниңнең генә түгел, районыбызның горурлыгы, кайларда...
-
Бәйрәм белән сине, Кукмарам!
Март. Аяз көн. Рәхәт һавада. Әйтерсең лә, бар да җанлана. Гүя бөтен халык урамда, Нәрсә булды сиңа, Кукмара? Ирләр бердәм, сугыш кырымыни Һөҗүм итә чәчәк кибетен. Ә ханымнар, Әби патша кеби, Иң затлысын кигән киемнең. Чәчәк сатучылар - кызларның Икеләтә гүя бәйрәме. Кибетләрдән инеш суы сыман Агып тора чәчәк бәйләме....
-
Тагын да чибәр булыйм дисәң, матурлык салоннарына ашык!
Табигатьнең җанлануы гүзәл затларыбызга да йогынты ясамый калмый. Көннәр язга авышып, кояш үзенең нурларын мулрак сибә башлау белән, хатын-кызларыбызның күбесе матурлык салоны, чәчтарашханәләргә ашыга. Кемдер соңгы мода белән чәчен кистерә, яңа прическа ясата, каш-керфекләрен матурлый, тырнакларын буята... Боларның барысы өчен дә акча янчыгын шактый юкартырга туры килә, билгеле, әмма матурлык...
-
Кукмара районы җитәкчесе Сергей Димитриев барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады
-Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезгә язның беренче бәйрәме уңаеннан иң изге теләкләремне юллыйм, - диелә котлауда. - Сездә язның бөтен матурлыгы чагылыш таба. Гаиләләребездә җылылык, яз кояшы яктылыгы булуы өчен хатын-кыз кирәк. Без сезне ана буларак та, җәмгыятебездә тотрыклылыкны тәэмин итүе, халык хуҗалыгының һәр тармагында ирләр белән янәшә хезмәт куючы эш...