7 июль 2015 яңалыклары
-
34 яшьлек эчкече ана үзенең ун яшьлек кызын даими рәвештә кыйнап торган
Сарман районының Әлмәт авылында яшәүче 34 яшьлек эчкече ана үзенең 10 яшьлек кызын даими рәвештә кыйнап торган.Мәсәлән, апрель аенда кулы белән кызның башына һәм аягына берничә тапкыр суккан. Әлеге анага карата җинаять эше ачылган. Хатын үзенең гаебен өлешчә таныган. 10 яшьлек кызыннан тыш, аның тагын дүрт баласы бар икән. Хәзерге...
-
Укытучы Халидә Хөсәенова балаларыбызның икенче әнисе булды
Балаңны тәүге тапкыр мәктәпкә алып барганда: "Укытучысы кем булыр? Йөрәк парәм мәктәпкә ияләнә алырмы?" дигән сораулар белән атлыйсың. Моннан дүрт ел элек балаларыбызны беренче сыйныфка алып килгәч, аларны укытучылары Халидә Хөсәенова үз канаты астына алды, ул укучыларның икенче әниләре булды. Ныклы белем бирү белән бергә кызыклы, эчтәлекле бәйрәмнәр, сыйныфтан тыш...
-
"Холостяк" проекты җиңүчесе бизәнмичә төшкән фотосын күрсәтте
Instagram челтәренә макияжсыз фотоларын куеп, Дарья Канануха күпләрне шаккаттырды. Тимур Батрутдинов кәләш итеп сайлаган кыз йокыдан торгач та селфи ясаган. Ул моңарчы да бизәнергә яратмавы турында әйтә иде. Чыганак: http://tuylar.ru/holostyak-proekty-jinuchese-bizenmiche-toshken-fotosyn-kursette-2556
-
Кукмарада кайчан көннәр җылыта?
Эсселектән туйган идегезме, җәмәгать? Табигать-Ана зарлануларыбызны ишеттеме икән: бүген төнлә 5 градус кына җылылык булган. Синоптиклар фаразы буенча салкынча көннәр күпкә китәргә охшаган. 20 июльдә дә әле төнлә 12, көндез 18 градус кына җылылык күрсәтә. Иртәгә исә шушындый һава торышы көтелә: көндез 18 градус җылы, болытлы, бераз яңгыр явачак. Шаккатарсың...
-
Чисталык өй яныннан башлана
"Разин" иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентин Иванов җитәкчелегендә "Разин" округына караучы урамнардагы чисталыкны тикшерү буенча рейд үткәрелде. Ленин, Степан Разин, Садовая, Лев Толстой, Пионер, Парк, Салих Сәйдәшев, Планетарная урамнарындагы кайбер йорт тирә-яннарын чүп үләннәре басып алуы, төзелеш материалларын урамга, капка төбенә өеп кую очраклары ачыкланды. Өй янын тәртиптә тоту, әйләнә-тирә мохитне...
-
Үзбәкстан кешесе күчтәнәч сарык итеннән колак каккан
Казан аэропортында Үзбәкстаннан килгән пассажирның үзе белән законсыз рәвештә сарык ите һәм мае алып килгәне ачыклана. Ник дигәндә, илебезгә хайваннардагы ящур чире үтеп керү куркынычы булу сәбәпле, Россельхознадзор Үзбәкстаннан мондый продукцияне кертүне тыйган. Пассажирның кул йөгендәге ит белән май алынып, аэропортның утильләштерү мичендә яндырылган, дип хәбәр итә news.mail.ru сайты. Күчтәнәч...
-
6-12 июль көннәренә йолдызлар фаразы
Кучкар Бераз тырышсагыз, теләгәнегез чынга ашар. Тискәре хис-тойгыларны башкаларга сиздермәгез. Үгезбозау Сөйгәнегезнең игътибарын яулау өчен, активрак селкенергә кирәк. Сәяхәт кылырсыз, ул җитди танышулар булдырырга мөмкинлек бирер. Игезәкләр Сөйгәнегезгә матур сүзләрне, бүләкләрне кызганмагыз, күңел җылыгызны бирегез.Матди мәсьәләне хәл итәр өчен уңышлы атна. Кысла Әгәр сез актив эзләнүдә икән, эчке тавышка колак...
-
Эт дус кына түгел, дошман да
Эт - кешенең дусты, дибез. Әмма бу фикер белән килешмәүчеләр дә бардыр. Берәр тапкыр әлеге хайваннарның һөҗүменә эләккән кешеләрнең, бигрәк тә балаларның күңелендә курку хисе гомергә сакланып кала. Мондый мәгълүматны читтән эзлисе юк. Истәлекләрне барлап, үземнең мәктәп елларына кайтып килү дә җитә. Адайдан җәяү йөреп, Зур Сәрдек гимназиясендә укыган вакытларда...
-
Туган ягыма кайтсам, күңелем тынычлана
Мин Удмуртия Республикасының иң матур җирендә урнашкан, җыеп бетерә алмаслык җиләкле, гөмбәле урманнары булган Кизнер поселогында яшим. Шулай да туган ягым Кукмара урамнары буйлап йөреп, туганнарымны күреп-сөйләшеп кайтсам, күңелем тынычлана. Ярый килдең әле дип, сөенеп каршы алган, озатып калган Нурсына Гыйбадуллина, Мидхәт абый белән Фәридә апаның инде урыннары җәннәттә булсын....