6 июнь 2013 яңалыклары
-
"Кукмара" аграр көллияте студенты республика конкурсында җиңү яулады
"Кукмара" аграр көллиятендә уку елы ахырына якынлаша. Укытучыларыбызның белән укучылар дәресләрдә төпле, нык белем алу белән чикләнмичә, анализларга һәм чагыштырырга, логик фикер йөртергә, нәтиҗәләр ясарга өйрәнделәр. Нәрсәгәдер ирешим дигән кеше һәрдаим һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшләргә тиеш. Бу яктан безнең көллияттә бөтен шартлар да тудырылган. Директорыбыз Азат Гатин иҗади, тынгысыз,...
-
Зифа Кадырованың көтелгән китабы кайтты
Кукмара үзәк китапханәсенә Зифа Кадырованың укучылар тарафыннан күптәннән көтелгән "Бәхеткә юл кайдан?" дигән дүртенче китабы сатуга кайтты.
-
Кукмарада бер укучы математикадан БДИ тапшырганда кагыйдә бозган
Татарстаннан - 21107, ә Кукмарадан 490 егет-кыз математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. ТР мәгариф һәм фән министрлыгында Интертат.ру хәбәр итүенчә, БДИ кагыйдәләрен бозган өчен (кәрәзле телефоннар куллану) Чүпрәле районыннан - ике, ә Кукмара һәм Алабуга районнарыннан берәр укучы имтиханнан чыгарылган. Казанның Совет районында бер имтихан бирүчене шпаргалка белән "тоткан"нар. Норлат...
-
Иртәгә Кәркәүчтә хатын-кызлар ирләрен тачкага утыртачак
Иртәгә Кәркәүч авылы җирлегендә уздырыла торган Сабантуйда милли уеннар белән берттән, гадәти булмаган бәйгеләр дә уздырылачак. Әйтик, хатын кызлар чиләк өстенә басып капчык белән сугышачак, ир-атлар һәм хатын-кызлар бер-берсен тачкага утыртып "ташып" караячак, хатын-кызлар 50 килолы бер капчык шикәр комы белән узышып, иң беренче килүчегә шул бер капчык шикәр комы...
-
40 елдан артык балалар укыткан Сәрдекбаш мөгаллиме алтмышны тутырган
Әнисе белән генә үсте Рифхат. Саимә апа уңган, сәләтле, кешелеклелек сыйфатлары белән башкаларны үзенә тартып тора, изгелекләр генә эшли торган кеше иде, балаларын да үзе төсле итеп тәрбияләде. Килгәннәрне ачык йөз, тәмле сүз белән каршы ала, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Ул пешергән, сыйлаган ризыкларның тәме, авызда әле дә саклана. Улы...
-
Зур Сәрдек җирлегендә үрнәк хуҗалыклар бүләк алачак
Зур Сәрдек авылы җирлегенә бүген алты авыл карый: Аш-Буҗи, Адай, Купка, Чишмәбаш, Кара-Елга, Зур Сәрдек. Һәрберсендә узачак сабан туенда үрнәк хуҗалыклар билгеләнеп, мактау грамоталары һәм йорт кирәк-яраклары өчен бүләкләр тапшырылачак. Җирлек башлыгы Миннефәрт Фәттәхов әйтүенчә, әлеге бәйгегә йомгак махсус комиссия тарафыннан ясалды. "Бездә халык йорт-җирен тәртиптә тота. Язга чыгу белән...
-
Укучылар сайлап алу фәннәреннән БДИ бирә
Бүген поселокның күппрофильле лицеенда 143 укучы физикадан, ә 10 укучы инглиз теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Сынау сәгать унда башлана. График буенча 10 июньдә - химия, биология, 13 июньдә география һәм әдәбияттан сынау бирү каралган. фото: http://proufu.ru/proisshestvija/item/2615
-
Тәмәке тартучыларга көн бетә
Тәмәке тартуны чикләү турындагы закон үз көченә керде. Ниһаять, уку йортларында, дәваханә-шифаханәләрдә, балалар мәйданчыкларында, мәдәният учреждениеләрендә, җәмәгать транспортларында, йорт подъездларында тәмәке көйрәтүчеләргә көн бетте. Шулай ук рестораннарда, вокзалларда, поездларда да тарту тыела. Рөхсәт ителмәгән җирдә тәмәке тартучыга хокук саклау органнары хезмәткәрләре хәзергә кисәтү генә ясаса да, закон проекты нигезендә тора-бара...