6 май 2013 яңалыклары
-
Кукмарада "Юлларда куркынычсызлык" атнасы уза
6 майдан 12 майга кадәр Берләшкән милләтләр оешмасы юл хәрәкәтенең Икенче Глобаль куркынычсызлык атнасы үтә. Атналык җәяүлеләрнең иминлеге мәсьәләләренә багышлана. Әлеге вакыт аралыгында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән чаралар үткәреләчәк. -Хәрәкәт вакытында автомобиль йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә өстенлек бирмәү һәм юл йөрү кагыйдәләре...
-
Җиңү бәйрәменә – күргәзмә!
Кукмара китапханәләрендә Бөек Ватан сугышына багышлап күргәзмәләр эшли башлады. Балалар китапханәсендә - "Онытылмас сугыш", үзәк китапханәдә "Герой якташларыбыз" дигән китап күргәзмәләрен карарга рәхим итегез. фото: http://bibnout.ru
-
Укучылар китап йорты белән таныша
Район балалар китапханәсендә күппрофильле лицейда укучы 1 сыйныф укучылары өчен "Исәнме, китап йорты" дигән дәрес узды. Анда балалар китапханә белән таныштылар, балалар язучылары хакында мәгълүмат алдылар, шигырьләр тыңладылар. фото: http://softtutest.ru/
-
Кукмара авыллары көтүгә әзерләнә
Районыбыз авылларында мал-туарны көтүлеккә чыгару буенча төрле җыелышлар уза. Авыл халкы катнашындагы әлеге "собрание"ләрнең берсе май бәйрәмнәре ялларында Туембашта да узды. Җирлек башлыгы Илфат Гарипов биредә җәен суны исраф итмичә куллану, ян-бакча, йорт-җирләрне тәртипкә китерү турында да сөйләде. Билгеле булганча, бүген авылларда маллар саны бермә-бер кимеде. Элек бер авылга ике...