6 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Югары Өскебашта балаларның Чыршы бәйрәме бик күңелле узды
Югары Өскебаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрде.
-
Яңа ел күчтәнәчләре: пенсия, хезмәт хакы, милек, ана капиталы, пособиеләр
2018 ел безгә нинди күчтәнәч әзерләгән? Киләсе елдан гамәлгә керә торган кайбер үзгәрешләргә аерым тукталып китик, дип "Шәһри Казан" газетасы мөһим үзгәрешләрне санап үтә.
-
Эстрада йолдызларының ябыгу серләре
Илсөя Бәдретдинова: "Мин бит махсус ябыкмадым: үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Хәзер тазарып киләм инде. Нык ябык чорда 48 килограмм идем, бүген - 54. 2016нчы елның җәендә бик каты авырдым. Күп вакыт ятактан да тора алмый яттым. Бик ябыктым. Ул вакытта күпләр: "Нинди диетада утырып, болай ябыктың?" - дип кызыксынды. Ябыгуның...
-
Фото: Кәркәүчтә "Кышкы урам" бәйрәме булды
Кәркәүч мәдәният йорты хезмәткәрләре нәкъ авыл уртасында "Кышкы урам" дигән җырлы-биюле бәйрәм үткәрделәр.
-
Кукмарада киез итек-киез комбинаты призына чаңгы ярышы булды
Ярышларда яшүсмерләр генә түгел, районның спорт осталары да катнашты
-
Фото: Мәмәшир авылыннан Яңа ел мизгелләре
Мәмәшир авылы мәдәният йортында бал-маскарад, лотерея уеннары, балаларның чыршы бәйрәме бик күңелле узды. Әлеге матур мизгелләр ел буена җитәрлек күңелле, якты хатирәләр калдырды, дип хәбәр итте Сүрия Галимуллина.
-
Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә
Иртәгә, 7 гыйнварда, Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
Фото: Түбән Өскебашта бабалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде
Түбән Өскебаш авылы мәдәният йортында балалар өчен "Котлы булсын, Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булып узды.