5 июнь 2013 яңалыклары
-
"Миләшкәй"ләр сөлге җыйды
Хуш исле шомырт, сирень чәчәкләре белән ямьле җәй дә килеп җитте. Җәй үзе белән ямьле Сабантуйларны алып килә. Безнең "Миләшкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре ел саен Фәрит Яруллин, Павло Неруда һәм Таҗи Гыйззәт урамнарында яшәүчеләрдән сөлге җыюда катнаша. Без үзебезнең төп эш сәгатебездән соң, кич, шушы урамнарны йөреп бүләкләр җыйдык. Анда...
-
"Ахырзаман" фильмы көзгә кадәр төшереләчәк
Кукмарада "Мәхмүдфильм" киностудиясе "Ахырзаман" фильмын төшерүен дәвам итә. Съемкалар көнозын бистәбезнең кайбер урамнарында, Манзарас, Киндеркүл авылларында инде төшерелде. Дөнья күрәчәк әлеге фильмның режиссеры Заһид Мәхмүди әйтүенчә, съемкалар әле көз айларында да булачак. фото: http://zhenskoe-nizhnee-belyo.ru/foto-so-semok-filmov.html
-
Кукмарада 7 йортка капиталь ремонт ясалачак
Быел Кукмарадагы күпкатлы 7 йортта капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Бу эшләр"Техстрой", "Кристалл", "Ремстроймонтаж" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләргә тапшырылган. -Бүгенге көндә җиде йортта да эш бара, 15 августка капиталь ремонтны төгәлләү планлаштырыла, - ди поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов. - Беренче чиратта түбәләрне ремонтлау, җылылык, су, инженерлык системаларын, канализация юлларын яңарту...
-
Кукмара "кулибиннары" республика бәйгесендә җиңү яулады
Яшь уйлап табучыларның "21 гасыр Кулибиннары" 6нчы республика олимпиадасының финал өлешендә безнең район укучылары да катнашты. Иҗади-интеллектуаль, фәнни-техник һәм проеклау-конструкторлык ягыннан югары дәрәҗәдәге белемнәрен күрсәтеп, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче, Сәрдекбаш урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Сәйдәш Мифтахов 13 яшькә кадәрге укучылар арасында 1 урынны, күппрофильле лицейның 10 сыйныф укучысы...
-
Иртәгә - инглиз теле һәм физикадан БДИ
Районыбыз мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары дәвам итә. 496 егет-кыз (474 - быелгы чыгарылыш укучысы, 14 - кичке мәктәп, 4 - узган елгы чыгарылыш) рус теленнән, 490 бала (473 - быелгы чыгарылыш, 15 - кичке мәктәп, 2 - узган елгы чыгарылыш) математикадан сынау тапшырды. Шулай ук сайлап алу фәннәре - тарих,...
-
Районыбызда чисталыкны саклауга әһәмият зур
5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Кукмара поселогының йөзе соңгы елларда нык үзгәрде. Урамнарга, юл буйларына бик күп агачлар, куаклар утыртылды. Алар сулар һавабызны кислород белән баету чыганагы. Чисталыкны саклауга да әһәмият зур:"Экосервис" оешмасы тарафыннан көнкүреш калдыклары, чүп-чарны җыю график нигезендә башкарыла. Берничә ел элек Зур Кукмара авылы...
-
Кукмарада җәен мал-туар бурлары арта
Җәйге чорда табигать кенә түгел, караклар да "уяну"ын онытмаска кирәк. Бакча тирәсендә эш белән мавыгып китеп, ишеге бикләнмәгән, озакка сузылган яллар вакытында караучысыз калган йортлар, абзар-кура, гаражлар, фермаларда исә утарларга чыгарылган мал-туар - алар өчен менә дигән җим. Соңгысына килгәндә, узган ел районыбызның Арпаяз, Кенәбаш, Битләнгер, Княгор, Иске Юмья, Адай,...