5 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
"Кышкы Сабантуй"дан фоторепортаж
-
Зөлфәт Мәскәүнең төп чыршысын күрде
Якташыбыз, "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале финалисты Зөлфәт Юскаев Мәскәү Кремлендәге төп елканы күреп кайтты.
-
Очкычның куркынычсыз урыны бар ... койрыгы
Яңа елга әзерләнеп, узган елга йомгак ясап йөргән бер мәлдә, 25 декабрь көнне Сочидагы авиаһәлакәт дөньяны дер селкетте. Ничәмә-ничә гаиләләрне ятим итеп, 92 кешенең гомере өзелде. Очкыч һәлакәте сәбәпләре бер айдан да иртәрәк билгеле булмаячак икән әле. Әмма теракт булмавы анык. Теракт димәктән, узган елның 31 октябрендә Египет курорты Шарм-Эл-Шейхтан...
-
Игътибар! Белдерү
Бөек Ватан сугышы чорында Казан каймасында окоплар казуда катнашкан райондашларыбызның 2-60-73 телефоны аша район Башкарма комитетының архив бүлегенә хәбәр итүләре сорала.
-
Мирхәт Гайсин: «Кыш бабайдан ипотеканы түләттерер идем»
- Кызыклы Яңа еллар тормышымда күп булды... Безнең якта «Йортка Яңа ел кертү» дигән йола бар. Төнге 12не сукканнан соң йортка беренче булып ир-ат керсә, шуны яхшыга юрыйлар иде. Яңа елны алып кергән кешегә күчтәнәч, акча биреш. Классташым белән бу көнне озак көттек. Планнарыбыз - бөтен авылны йөреп чыгарга. Көтеп...
-
Ял итәргә барыр җиребез бар, диләр Ныртыда яшәүчеләр
Безнең Нырты авылында мәдәният йорты гөрләп эшли. Төрле бәйрәмнәрдә залыбыз тулы халык була. Авылдашлар әкренләп телевизор, интернетны читкә куеп, күңелле бәйрәмнәргә йөри башлады, һәр кичәне көтеп алабыз. Ел балалар өчен оештырылган Яңа ел кичәсеннән башланса, Ватанны саклаучылар көнендә авылның үзешчән хатын-кызлары ир-егетләрне котлап куйган зур концерт белән дәвам итә, ә...
-
Бәрәңгедән ясалган тарталеткаларда – “шуба”
Уртача зурлыктагы 3-4 бәрәңгене чистартып, эре угычтан уабыз. 100 грамм сырны да уып, тоз, борыч, бер чи йомырканы да шуңа кушып болгатабыз. Кекс (маффины) пешерә торган махсус силикон савытларны майлап, катнашманы тарталетка формасын алырлык итеп салабыз. 180-200 градуслы духовкада 30 минут пешереп алабыз. Пешкәч, саклык белән генә алып куябыз. Эчлек...
-
Район башлыгы юбилярларны бәйрәмнәре белән котлады
15 гыйнварда Княгорда яшәүче Садыкова Алтынай Сәгыйт кызына, 17 гыйнварда Кукмарада гомер кичерүче Галиуллина Сәкинә Галиулла кызына, 20 гыйнварда Лельвижда яшәүче Васильев Иван Павловичка - 95 яшь тула. Ә Пчеловодтан Елисеева Татьяна Гордеевна 20 гыйнварда үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый,...