Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ял итәргә барыр җиребез бар, диләр Ныртыда яшәүчеләр

Безнең Нырты авылында мәдәният йорты гөрләп эшли. Төрле бәйрәмнәрдә залыбыз тулы халык була. Авылдашлар әкренләп телевизор, интернетны читкә куеп, күңелле бәйрәмнәргә йөри башлады, һәр кичәне көтеп алабыз. Ел балалар өчен оештырылган Яңа ел кичәсеннән башланса, Ватанны саклаучылар көнендә авылның үзешчән хатын-кызлары ир-егетләрне котлап куйган зур концерт белән дәвам итә, ә...

Безнең Нырты авылында мәдәният йорты гөрләп эшли. Төрле бәйрәмнәрдә залыбыз тулы халык була. Авылдашлар әкренләп телевизор, интернетны читкә куеп, күңелле бәйрәмнәргә йөри башлады, һәр кичәне көтеп алабыз. Ел балалар өчен оештырылган Яңа ел кичәсеннән башланса, Ватанны саклаучылар көнендә авылның үзешчән хатын-кызлары ир-егетләрне котлап куйган зур концерт белән дәвам итә, ә ир-егетләребез, 8 Март көнне, бергәләшеп, эчтәлекле кичә оештыралар. Ул Сөмбелә, Нәүрүз, Сабантуй дисеңме! Яшьләр өчен дискотека, табигать кочагында уеннар, учак янында җырлап күңел ачулар, өлкәннәрне хөрмәтләп, чәй өстәле артына дәшүләр... һәммәсе дә бик күңелле уза. Әниләрне зурлап үткәрелгән "Әниләрнең җылы кочагында", инвалидлар көнендә "Гармун янәшәсендә" бәйрәмнәре дә бары тик җылы хатирәләр генә калдырды. Кичәгә килгән авылдашлар рәхәтләнеп гармун моңы тыңлады, ял итте.

Нырты авылы халкы исеменнән Лиза ХАЛИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев