4 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Җырчы Алинә Сафиуллина әни булды
Алинә Сафиуллина instagram челтәрендә үз бәхете белән уртаклашты. 2 сентябрь көнне яшь гаиләнең беренче сабыйлары туды. Бала турында тулырак мәгълүмат фотода. http://tuylar.ru/aline-safiullina-eni-buldy-foto-2650
-
12 яшьлек кыз 4 баланы янгыннан алып чыккан
Кыз батырлык өчен бүләкләнәчәк. Октябрьский бистәсендә 12 яшьлек кыз ут капкан йорттан дүрт туганын алып чыккан. Бу көнне өлкәннәр эшкә киткән, ә өйдә биш балигъ булмаган бала калган. Аларның иң кечкенәсенә нибары 4 яшь кенә була. 12 яшьлек Милена - иң зур бала телевизор карап утырганда тәрәзәдән ялкын һәм төтен...
-
Көннәр җылыта. Әллә әбиләр чуагы якынлаша инде?
Иртәгә 5 сентябрь көнне Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал. Көндез +16, төнлә +13 градус җылы булачак. Икенче атна башына көннәр тагын да җылытып җибәрәчәк. Көндез һава температурасы + 27 градуска кадәр күтәреләчәк. http://intertat.ru
-
Кукмара районының Түбән Казаклар авылында мамонт сөякләре табылган (+Фото)
Күз алдына китереп карагыз әле: без яшәгән Кукмара җирендә моннан уннарча мең еллар элек мамонтлар, мөгезборыннар һәм башка зур-зур хайваннар утлап йөргән. Ара-тирә табылып торган эре сөякләр шуны раслый. Шушы көннәрдә генә Кукмараның туган якны өйрәнү музее тагын шундый табылдыкка баеды: борынгы сөякне Манзарас авылында яшәүче Иван Бектин алып килгән....
-
Ирсез бала тәрбияләү җиңелме?
Элек ире белән аерылган яки башка сәбәпләр аркасында ялгызы гына бала үстерүче әниләргә кызгану хисе белән карыйлар иде. Ләкин бүгенге көндә ялгызың гына бала тәрбияләү - гадәти күренеш кебек, моңа беркем аптырамый да, гаҗәпләнми дә. Киресенчә, хәзер андый хатын-кызларны мөһим адымга баручы мөстәкыйль кеше итеп кабул итәләр. Алай гына түгел,...
-
2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк
2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Бу зур масштаблы кампанияне үткәрү өчен әзерлек эшләре башланды инде. Район җитәкчесе Сергей Димитриевның "2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу турында"гы карары дөнья күрде, бу чарага әзерләнү һәм аны үткәрүдә ярдәм итү өчен район комиссиясе төзелде....
-
Иң күп газета-журналларга язылган кукмаралыларга “Татмедиа” бүләкләре тапшырылды (+Фото)
"Татмедиа" тарафыннан чыгарыла торган газета-журналларга, шул исәптән "Хезмәт даны"на, иң күп язылучылар арасында уза торган "Подписка өчен Ipad" конкурсы елдан-ел популярлаша бара. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбызның күп булуы да сөенечле күренеш. Димәк, интернет заманында кулына газета-журнал алучылар саны кими бара дигән сүзне бу аз булса да инкарь итә. Беренче илле язылучы...
-
Кукмара мәдрәсәсендә балаларның җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтте
Соңгы елларда Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге лагерь оештыру күркәм бер эш-гамәлгә әверелде. Быел да ул бик уңышлы үтте. Җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини-әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда 45 малай һәм 43 кыз - барлыгы 88 бала катнашты. Дини белемнәре буенча өч...
-
Терлекчеләр слетында алдынгылар хөрмәтләнде
Соңгы елларда онытылып торган традиция яңартылды - Киндеркүл авылы янындагы тугайда терлекчеләр слеты уздырылды. Анда районыбызның алдынгы сыер савучылары, мал караучылары, ветеринарлары чакырылган иде. Шунда ук ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп үттеләр. Терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларны да түргә чакырып хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм...
-
Бергә булсак, без – көчле!
"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышланган "Безнең республика: "Без булдырабыз! Без бергә!" Республика көне белән, Татарстан!" балалар открыткалары конкурсы игълан иткән иде. 28 августта әлеге бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләргә Татарстан символлары төшерелгән бүләкләр тапшырылды. "Президент белән бергә" хәрәкәте агымдагы елның апрелендә Татарстанның барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләрен җыйган...