Терлекчеләр слетында алдынгылар хөрмәтләнде
Соңгы елларда онытылып торган традиция яңартылды - Киндеркүл авылы янындагы тугайда терлекчеләр слеты уздырылды. Анда районыбызның алдынгы сыер савучылары, мал караучылары, ветеринарлары чакырылган иде. Шунда ук ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп үттеләр. Терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларны да түргә чакырып хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм...
Соңгы елларда онытылып торган традиция яңартылды - Киндеркүл авылы янындагы тугайда терлекчеләр слеты уздырылды. Анда районыбызның алдынгы сыер савучылары, мал караучылары, ветеринарлары чакырылган иде. Шунда ук ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп үттеләр. Терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларны да түргә чакырып хөрмәтләделәр.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов та катнашып, алдынгыларга бүләкләр тапшырды һәм котлау сүзләрен ирештерде.
-Терлекчеләрне хөрмәтләп, район күләмендә шундый күңелле бәйрәмнәр оештыру кирәкле күренеш, дип уйлыйм. Көне буе мал арасында, алны-ялны белми эшләүче хезмәтчәннәргә мондый чаралар өстәмә көч бирә. Максатыбыз - терлекчеләргә уңайлы эш шартлары булдырып, тырыш хезмәтләрен күрә белү. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә алдынгы технологияләр кулланып, зур уңышларга ирешәбез. Әйтик, "Восток", "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыкларның әйләнә-тирәсе кечкенә бер "шәһәрчек"не хәтерләтә. Үзегезнең "Кулибин"нарыгыз бар. Мәсәлән,"Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында бозауларны ашату җайланмасы ясап куйганнар, - диде ул, райондашларыбызның хезмәтен югары бәяләп.
Терлекчелек - авыл хуҗалыгы өлкәсенең тотрыклы рәвештә керем бирә торган, рентабельле тармакларыннан берсе. Терлекчелек продукциясенә бәяләр төшү авыл хезмәтчәннәрен борчый анысы, әмма мондый авырлыкларга, сынауларга алар бирешми. Хуҗалыклар алдына да авыл хуҗалыгы продукцияләре бәясенә бәйле югалтуларны терлек санын арттыру хисабына каплау бурыч итеп куела.
-Агымдагы яртыеллыкта терлекчелек тармагында башкарган эшләребез күп. Ит, сөт җитештерүдә үсешкә ирешү - болар барысы да уртак хезмәт нәтиҗәсе, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. - Үткән ел белән чагыштырганда 1100 бозау күбрәк алынды. 34 мең 513 тонна сөт, 32255 центнер ит җитештердек, бу үткән елга караганда 10 процентка күбрәк дигән сүз. Киләчәктә җитештерү күләмен тагын да арттыра алырбыз, дип ышанам. Бүгенге көндә әлеге күрсәткечләрнең төп өлеше алдынгы хуҗалыклар исәбенә туры килә. Әмма башкаларның да файдаланылмаган мөмкинлекләре күп әле, бары тик эшне дөрес итеп оештыра белергә кирәк.
Әйе, әлеге өлкәдә уңышка ирешүнең әллә ни сере дә юк кебек: маллар - тере җан ияләре бит, аларга игътибар булырга, тәрбияләүдә барлык технологияләр төгәл үтәлергә тиеш. Ә болар барысы да кеше факторына барып тоташа. Алдынгы технологияләр яисә кул хезмәте кулланамы, эшен яратып, намус белән башкарган терлекченең генә эш нәтиҗәсе күренә.
Терлекчеләр бәйрәме соңгы елларда уздырылган юк иде, диделәр, әллә шуңамы, яңгыр да, сибәләп, хәер-фатыйхасын биргән кебек тоелды. Чараның икенче өлеше спорт уеннары белән дәвам итте: кемдер кул көрәштерде, чүлмәк ватты, осталар сөт саву аппаратын сүтеп җыйды. Һәркем үз хуҗалыгы командасы өчен тырышты. Җиңүче команда Күчмә кубок белән бүләкләнде. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр районыбыз үзешчәннәренең матур җырлары күңелләрне канатландырып торды. Терлекчеләр слеты бай сыйлы табыннар артында тәмамланды.
Хуҗалыклар арасында үткәрелгән спорт ярышларында җиңүче командалар:
1нче урын - "Лесной" агрофирмасы;
2нче урын - Вахитов исемендәге хуҗалык;
3нче урын - "Восток" һәм "Урал" хуҗалыклары.
Рузилә МӨБАРӘКОВА, "Восток"хуҗалыгыннан:
-Мин егерме ел инде сыер савучы булып эшлим. Хезмәтемне яратып башкарам. Аллага шөкер, хезмәт хакларыбыз да әйбәт. Инде лаеклы ялга чыгар вакытым да җитеп килә, тик шулай да мөмкинлекләр булса эшләргә әле исәбем. Мондый чарада беренче тапкыр катнашып, бүләк алуым. Күңелле бәйрәм оештырганнар. Хезмәт кешесен күрә белгәннәре өчен бик зур рәхмәт.
Гөлзирә БИКМӨХӘММӘТОВА, "Исток-Агро" җәмгыятеннән:
-Мин Тырыш авылында сыер савучы булып эшлим. Мондый чаралар хезмәт кешесен ял иттерү генә түгел, ә яңа кешеләр, хезмәттәшләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бирә. Башка хуҗалыкларның да күрсәткечләренә игътибар итеп, үзеңә нәтиҗә ясыйсың. Ферма эшчесенең тыныч күңел белән ял итү мөмкинлеге дә юк бит, кая барсак та тизрәк кайтырга кирәк дип борчылып утырасы. Безне ял иттергән өчен бик зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев