4 август 2017 яңалыклары
-
Авылда хәләл ял итү урынын булдырган Кукмара районыннан Илһам Гарифуллин (фото)
Җәйге көннәр - авыл кешесе өчен уттай кызу эш өсте. Печәне, чүбе, җиләге, бакча эше... Саный китсәң очына чыгармын димә. Тик эштән соң рәхәтләнеп ял итәргә бик сирәкләр генә вакыт таба.
-
Ришат Фазлыйәхмәтов аерылышуының серен ачты
Талантлы җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов турында нинди генә имеш-мимешләр ишетелмәде. Ниһаять, Ришат гайбәтләргә нокта куярга булды. Аны хатыныннан аерылган, эчүгә сабышкан дип тә сөйләделәр. Артистның тормышында, чынлап та, зур үзгәрешләр булган. - Ришат, тормыш иптәшең белән аерылышуыгыз дөресме? - Әйе. Бер ел элек аерылыштык. - Сәбәбе нидә? - Артист кеше булгач,...
-
Кукмарада терлекләргә прививка ясалган
Район ветеринария берләшмәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 июльгә районда барлыгы 982 атка, (шуларның 150се - күмәк хуҗалыкларда), 41602 баш мөгезле эре терлеккә (26817се күмәк хуҗалыкларда), шәхси хуҗалыкларда булган 12134 баш кәҗә-сарыкларга, 4034 эткә, 7000 песигә әлеге берләшмә хезмәткәрләре тарафыннан котыру авыруына каршы прививка ясалган.
-
Бер машина таш җитә
Кукмарадагы "Заря" кунакханәсе янына килгән саен, янәшәсендәге юлларның начаплыгына эчем поша. Андагы чокыр-чакырдан җиңел машинада көч-хәл белән чыгып китәсең. Шәһәр үзәге, бу бинада күпме эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен алып баралар, алар да эш урынына машинада килә торганнардыр. Бергәләшеп бер машина вак таш сатып алып, аны җәйдерүне оештырып буладыр бит?!
-
Арзан бәягә "Хезмәт даны" газетасына языл һәм акциядә катнаш!
2018 елның беренче яртыеллыгына язылу өчен август ахырына кадәр район газетасына ташламалы бәя тәкъдим ителә, 6 айга 616 сум 44 тиеннән, ә оешмалар 706 сум 44 тиеннән язылырга мөмкин. Редакция 31 августка кадәр газетабызга язылучылар арасында акция игълан итә. Инде бәхетле отыш ияләренә бүләкләр дә әзерләп куйдык. Төп приз -...
-
Балтачта бер эшче балчык астында калып үлгән
Кичә районыбызда бер эшче хезмәт урынында һәлак булды. Кариле авылында урнашкан АГЗС янында район торак-коммуналь хуҗалыгы җир асты - канау казып канализация торбалары сузу эшләре алып барган. Шул вакыт җир ишелеп хезмәткәр өстенә төшә. Әлеге фаҗига аркасында 60 яшьлек балтачлының гомере өзелә. Хезмәттәшләре ир-атка күпме генә ярдәм итәргә тырышсалар да,...
-
Хәния Фәрхи турындагы хатирәләр: «Габделхәй абыйның аны тамашачылар белән очраштырмаска тырышуының сәбәбе бер генә түгел иде»
Башкортостанда соңыннан бик популяр булып китәчәк "Атна" гәзитенең баш мөхәррире булып, беренче саннарын әзерләп йөргән вакыт. Танылган җырчы белән әңгәмә кору исәбеннән Хәния Фәрхигә шалтыраттым. Ләкин сөйләшү бөтенләй бүтәнчә юнәлеш алды.
-
Кукмарада юл фаҗигасе: TOYOTA “Ока”га бәрелгән (фото)
2 августта, кичке сәгать дүртләр тирәсендә Кукмарада юл фаҗигасе була. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең Чернышевский урамыннан Садовая урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән чит ил автомобиле шоферы юл йөрү кагыйдәсен боза һәм үзеннән алда баручы "Ока"га бәрелә. Зыян күргән "Ока" шоферы, дәваханәдә медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң,...
-
Күппрофильле лицей - иң яхшы мәктәпләр рейтингында
Казанның дүрт мәктәбе республиканың иң көчле белем бирү йорты бишлегенә керде, беренче урынны 131нче лицей алды.
-
“Кукмара” сәнәгать мәйданчыгында эш гөрли (фото)
Моннан ике ел элек "Кукмара" сәнәгать мәйданчыгы проекты старт алып, проект-тикшерү, инженер-геология эшләре алып барылган иде.
-
Иске Юмьяда әтисе улына пычак белән кадаган
28 июльдә район үзәк дәваханәсенә пычак ярасы булган Иске Юмья авылы кешесе китерелә, дип яза кукмор.16.мвд.рф сайты. Район Эчке эшләр бүлегенең тикшерү-оператив төркеме хәбәр алыну белән тиз арада урынга чыга. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, 51 яшьлек ир кеше үзенең 28 яшьлек улына пычак белән кадый. Зыян...
-
“Каенкай”га йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен беләме? (фото)
Кукмараның "Каенкай" балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Кечкенә велосипедчылар өчен йөртү таныклыгы" дигән чара узды.
-
Пычак клубында шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды (фото)
Балаларда шигърияткә, китапка кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләү осталыкларын үстерү максатыннан Пычак авылы клубында һәм китапханәсендә "Илгә шагыйрь кирәк, шигырь кирәк " дигән шигырь сөйләү конкурсы үткәрелде.
-
Балтач районы прокуратурасы баласына кальян биргән ана төшерелгән видеоны тикшерә
Закон бозылу очрагы ачыкланса, прокуратура тиешле чара күрәчәк.
-
Татарстанга әбиләр чуагы кайчан килә: сентябрь дымлы һәм җылы булачак?
Гадәттә, әбиләр чуагы бер-ике атна дәвам итә, кайбер елларда озаккарак та сузыла. Ул айның икенче-өченче атнасында киләчәк.