4 апрель 2016 яңалыклары
-
Татарстан полициясе такси йөртүче хатын-кызга һөҗүм иткән ир-егетне эзли (ФОТО)
«Хундай Солярис» автомобилендә такси хезмәте күрсәтүче 40 яшьлек хатын-кызга 35-40 яшьләр тирәсендәге ир-егет һөҗүм иткән. Каза күрүче биргән мәгълүматлар буенча, 16 март көнне Казаннан Питрәч районына клиентны илткәндә, М-7 «Волга» трассасының 846 нчы чакрымында пассажир кинәт машина йөртүченең бугазына пычак терәп, машина ачкычларын бирүен таләп иткән. Хатын-кыз да куркып калмастан,...
-
Апрель аена йолдызлар фаразы
Апрель аенда барлык йолдызлыкларга да уяу булырга, бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска, яңа идеяләрне вакытында тормышка ашырырга, кыскасы, тимерне кызу чагында сугып калырга киңәш ителә. Кучкар. Иҗади мөмкинлекләрегезне яшермәгез, чөнки алар сезне бу айда яхшы керем белән сөендерергә мөмкин. Ялгыз кучкарлар җитди булмаган мөнәсәбәтләр белән мавыгачак. Сәламәтлеккә ныграк игътибар бирегез....
-
Машина боз астына киткән (+фотолар)
Казан - Пермь автомобиль юлында килеп чыккан һәлакәт аркасында өч кешенең гомере өзелгән. Гадәттән тыш хәл бүген иртән булган. Нократ елгасы аша боз кичүендә Малмыж районы биләмәсендә "УАЗ-Фермер" машинасы боз астына китә. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен...
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллыдан дипломнар белән кайтты
Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында "Без барысын да булдырабыз" дигән республика конкурсы узды. Бәйгедә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Ильяс Сибгатуллин "Инструменталь башкару - торба" номинациясендә - беренче, "Аерым башкаручы" номинациясендә Илсинә Әхмәдуллина - икенче, Диләрә Кашапова - өченче, фортепианочы Эльвина Кәримова һәм Ильяс Сибгатуллиннар дуэты...
-
Яман шеш: 10 “алтын” кагыйдә
Әлмәттә яңа проект башлап җибәрәләр. "Эш итәргә вакыт" дигән башлангыч халыкта аеруча борчу уяткан онкология мәсьәләләренә багышлана. Яман чир белән бәйле вәзгыять, белүебезчә, республикабызда бер дә сөенечле түгел. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин билгеләп узганча, Әлмәт туучылар саны буенча Казаннан соң икенче урынга чыккан. Уңай моментларның тагын берсе -...
-
Яңгыр һәм җепшек карлы көннәр китәргә ашыкмый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 апрельдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада вакытлы явым-төшемнәр - яңгыр, урыны белән җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җил, тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп, көчәергә мөмкин. Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 2-7 градус җылы булачак. Казанда 2-5 градуска...
-
Кукмара тавында яктыртылган трасса салына башлады (+Фото)
Узган елның декабрь ахырында Кукмара тавында зур күләмле эш - чаңгы һәм роллерспорт белән шөгыльләнү өчен 3 чакрым 360 метр озынлыктагы яктыртылган трасса салына башланды. Күз алдына китерү өчен иң элек кыскача мәгълүмат: трасса лицей янәшәсендәге Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионнан башлана. Нурминкә аша чыкканнан соң (бу турыда елга аша күперчек...
-
Инвалидларны эшкә алган өчен квота бирелгән эш бирүчеләр игътибарына!
Ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карары белән район предприятиеләренә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота бирелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.05.2007 елгы 170 санлы карары һәм Татарстан Республикасының 24.07.2006 елгы 60 санлы законында каралганча, эш бирүчеләр квоталар бирелгән көннән башлап бер ай эчендә инвалидларга эш урыны...
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы яшьләр форумында катнашты
Татарстанның мәдәният министрлыгында "Безнең Татарстан" дигән яшьләр форумы узды. Анда Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйлә Низамова катнашты һәм "Кукмара сувенирлары" дигән проект белән чыгыш ясады.