4 март 2015 яңалыклары
-
Полиция хезмәткәре хатынын ни өчен атып үтерүен сөйләгән (+ФОТО)
Әлеге фаҗига 23 февраль төнендә Чаллы шәһәрендә булган иде. Ул вакытта Тукай районы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары, 36 яшьлек ир-ат хатынын "Сайга" ау карабиныннан атып үтерүе турында мәгълүм булды. Беренчел фаразлар буенча,үз фатирларында фаҗига булыр алдыннан гаилә әгъзалары бәхәскә кергән һәм ачуы кабарган ир-ат ау коралыннан хатынына аткан, диелде. Сул...
-
Ядегәр җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды (+фото)
Ядегәр авылы клубында зур бәйрәм - җирлекнең тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Җирлектә 23 тыл ветераны яши, шуларның нибары 12се генә бәйрәмгә килә алган. Әлеге чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, җирлек башлыгы Илгиз Әминов...
-
28 пычак ярасы ясалган хатын-кызны юлда ташлап калдырганнар
Узган атнада Әгерҗе районында коточкыч җинаять кылынган. Бер гаепсез хатын-кызга һөҗүм итеп, аның гомерен куркыныч астына куйган - 28 тән җәрәхәте ясаган кешеләр тоткарланган. Тикшерү фаразлары буенча, вакыйга болайрак була. Удмуртиядән килгән 29 яшьлек һәм 18 яше тулганчы ук кеше талап, кибет басып, моңа кадәр дә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм...
-
Мартта Кояш тотылачак
Март аенда ике астрономик күренеш күзәтеләчәк. 5 мартта 10сәгать 36 минутта Ай безнең планетабыздан иң ерак ноктасында булып, 13 процентка кечкенәрәк булып күренәчәк. 20 мартта тулы Кояш тотылу булачак. Моны Норвегия белән белән Исландия арасындагы диңгез өслегеннән тулысынча күреп булачак. Кояш тотылу 12 сәгать 12 минуттан 14 сәгать 26 минутка...
-
“Хезмәт даны”ның һәр саны яшьлегемә алып кайта, ди Әсән-Елга авылында яшәүче Роза апа Мөхәммәтова
Быел күңелләр аеруча нечкәрде әле: газетабызның 85 яшьлек юбилее якынлаша бит! Иске төпләнмәләрнең битләрен актарып карыйм да, якты сагышка биреләм: кемнәрнең генә хезмәте кермәгән район басмасына, кемнәрнең генә күз нурлары түгелмәгән. Кемнәр исән, ә кемнәр - юк. Менә шуңа күрә район газетасының үткәнен хәтерләүчеләрне барлап калу бик мөһим. Әсән-Елга авылында...
-
Бер егет таксистка кадаклы таяк белән ташланган
Яшел үзән шәһәрендә 25 яшьлек Марат Баһаветдиновка карата суд карары чыгарылган. Ул җәберләү, разбой һәм машина урлауда гаепле дип табылган. Бу турыда шәһәр прокуратурасында хәбәр итәләр. Үткән елның 24 августында исерек хәлдәге Баһаветдинов таксида барган өчен түләүдән баш тарта. Моннан тыш егет сыра шешәсен машинаның арткы тәрәзәсенә бәреп вата, үтерү...
-
Автомат кер юу машинасы Түбән Үрәскә китте
"Хезмәт даны" газетасы 8 март бәйрәме якынлашу уңаеннан яңа акция игълан итте. 9 февраль - 3 март көннәрендә барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә яки почтальоннар аша 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылучылар арасында автомат кер юу машинасы уйнатачак иде. Акциянең шарты буенча шушы көннәрдә газетага язылып, квитанциясен 3 мартка...
-
Кыйнау, үтерү кебек авыр җинаятьләрнең артуы күңелгә борчу сала
Юкса, аларны булдырмый калу күп вакыт үзебездән тора бит. Бары тик эш зурга киткәнче, башлангыч чорында ук чарасын күрергә, күзне йомып калмаска гына кирәк. Районда иң күп тикшерелә торган җинаять эшләренең берсе булып, гаиләләрдә җәберләү, кимсетү күренешләре тора. Әмма күп вакыт, ирнең хатынын, балаларның олы яшьтәге әти-әнисен кыйнавы һәм башка...
-
Кукмарада авария хәлендәге 63 күпфатирлы йорт исәптә тора
Элеккеге елларда тузган торакта яшәүчеләр өчен фатирлар бушлай бирелгән булса, хәзер алар фатирның бер өлешен сатып алырга тиеш. Әмма авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең күпчелеге моның белән килешергә теләми һәм кайчан да булса безгә дә бушлай фатир бирелер әле, дип өметләнеп яши. Әмма "Тузган торак һәм авария хәлендәге йортларны бетерү" дип...
-
Сәрдекбаш мәктәбендә чаңгы ярышы узды (+фото)
Сәрдекбаш урта мәктәбендә мәктәп беренчелегенә чаңгы ярышлары узды. Малайлар арасында 1 урынны Рәсүл Арсланов, Илсур Шакиров, Рәсүл Шакиров, Данис Вәлиевлар алды. Кызлар арасында беренчелеккә Эльвира Насыйбуллина, Алисә Мортазина, Айзилә Кадыйрова, Нәргизә Кадыйровалар чыкты. Заһид Мөхәмәтҗанов хәбәре һәм фотолары