3 ноябрь 2015 яңалыклары
-
5 ноябрьдән “Әниләргә - бүләк” акциясе башлана
Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай. Алар арасында күңелгә иң якыны, әлбәттә, Әниләр көне. Бәйрәм уңаеннан әниләргә бүләкләр хәзерли башлыйк, җәмәгать. "Хезмәт даны" газетасына яртыеллык подписка да алар өчен кирәкле, файдалы бүләк булыр. Редакция 5 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр "Әниләргә - бүләк" дигән акция үткәрә. Шушы вакыт эчендә район газетасына язылып, квитанциясен...
-
Бәйрәмдә почта ничек эшли?
Ноябрьдәге бәйрәм көннәрендә Россия почтасы башка төрле график буенча хезмәт күрсәтәчәк. "Татарстан почтасы" идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 3 һәм 5 ноябрьдә - бәйрәм алды көннәрендә почта бүлекчәләренең эш көне 1 сәгатькә кыскарак булачак. 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көнендә барлык почта бүлекләре дә эшләмиячәк. 6 ноябрьдә исә (10:00-14:00 сәгатьләрдә), Казанда бер...
-
"Ак чәчәкләр"дә Мансур ролен уйнаган Динар Хөснетдинов белән әңгәмә
Беренче тапкыр бу артист егетне Әлмәт театрының Туфан ага Миңнуллин декадасы кысаларында Казан тамашачысына тәкъдим иткән "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклендә күрдем. Игътибарны җәлеп итте: тышкы кыяфәте белән дә, сәхнәдә уйнау осталыгы белән дә күзгә ташлана ул. "Ак чәчәкләр" фильмында төп рольдәге Мансурны уйнавын соңыннан гына белдем. Тулы исеме: Динар Вәзим...
-
Иртәгә РДКда бәйрәм концерты була
4 ноябрьдә район Мәдәният йортында районыбызның фольклор коллективлары, үзешчән артистлар катнашында зур концерт булачак. Башлана 17 сәгатьтә. Керү ирекле.
-
Автобус ауган: 7 кеше үлгән
Юл-транспорт һәлакәте төнлә М4 "Дон" трассасының 220 нче чакрымында, Узловая шәһәреннән ерак түгел урында булган. Мәскәү-Ереван маршруты буенча хәрәкәт итүче Hyundai рейс автобусы ауган. Гадәттән тыш хәл аркасында 7 кешенең гомере өзелгән, 30лап пассажирның сәламәтлегенә зыян килгән. Автобуста балалар булмаган. Автобус йөртүчесе тән җәрәхәте алмаса да, шок хәлендә, ди. шуңа...
-
Өлге зиратында өмә була
7, 8 ноябрь көннәрендә Өлге авылы зиратында корыган агачларны кисү, җыештыру буенча өмә була. Бензин пычкысы, балта алып килүегез сорала. Авыл имамы
-
Кукмарада өч яшь кеше танышларының фатирыннан акча урлаганнар
18-23 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 92 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның 7се җинаятьләр турында иде, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. 19 октябрьдә, төнге сәгать берләр тирәсендә, 30 яшьлек Казан кешесе Чарлы авылында гомер кичерүче 58 яшьлек ир-атны кыйный һәм үтерү белән яный....
-
Вахиттә Ләбибә һәм Рәкыйп Нигъмәтуллиннарның Алтын туй бәйрәме үткәрелде
Вахит мәдәният йортында авылның үрнәк пары - Ләбибә һәм Рәкыйп Нигъмәтуллиннарның Алтын туй бәйрәме үткәрелгән. Гаилә башлыгы озак еллар комбайнда эшләп, алдынгылар сафында барган, тормыш иптәше мәктәптә укыткан. Өч ул, бер кыз үстергәннәр, аларга яхшы тәрбия-белем биргәннәр. Унбер оныклары бар. Бу күркәм парны хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, авыл җирлеге башлыгы...