3 сентябрь 2013 яңалыклары
-
"Мәхмүдфильм" киностудиясе сценистларны барлый
"Хезмәт даны" газетасы каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе һәм "Мәхмүтфильм" киностудиясе иң яхшы киносценарийларга конкурс игълан итә. Киносценарийның дәвамлылыгы 10 минуттан алып, сәгать ярымга кадәр булырга мөмкин. Темалары юмор-сатирадан алып драма әсәрләренә кадәр чикләнмәгән. Иң яхшы киносценарий авторларына 2 меңнән 10 мең сумга кадәр премияләр тапшырылачак, кино төшерелгән очракта гонорар...
-
Туембаштан Рәфинә Әхмәтҗанова югары уку йортына укырга керә алуы белән укытучыларына рәхмәтле
Мәктәпләрдә дәресләр башланды, ә минем зур сумка асып беренче сыйныфка барганыма инде 11 ел вакыт үткән. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучыларым! Минем өчен һәрбер фәннән укыткан укытучыларым беренче һәм бердәнбер булдылар. Чөнки 11 ел буена алар мине гаҗәеп гыйлем дөньясына, олы тормыш юлына ару-талусыз озатып килделәр. Кирәк вакытта киңәшче...
-
Байлангар авылындагы кайбер урамнарга вак таш җәелгән
Байлангар авылында Фәхретдин Заһретдинов урамындагы күпер төбе вак таш белән ныгытылган, шушы һәм Тукай, Совет урамнарына вак таш җәелгән, суүткәргеч торбаларның тишелгән урыннары ямалган. Шулай ук Нормабаш, Сазтамак авыллары урамнарында юлларның чокырлы-чакырлы урыннары төзекләндерелгән. Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илфат Миннегалиевның әйтүенә караганда, бу эшләр "Кукмара" агрофирмасы белән берлектә башкарлыган, барлыгы...
-
Кукмара мәдрәсәсе яңа уку елына шәкертләр җыя
Кукмара мәдрәсәсе 2013-2014 нче уку елына укучылар кабул итә. Укырга барлык теләүчеләр кабул ителә: балалар 11 - 12 яшьтән, олылар өчен яшь чикләнмәгән. Һәркем үзенә уңайлы уку вакытын сайлый ала (иртә, көндез, кич). Программада: ислам дине нигезләре, әхлак, шәригать, гарәп язуы, изге Коръән һәм башка фәннәр. Башлангыч бүлектә дәресләр атнага...
-
Салтык-Ерыклыда узган авыл бәйрәмендә төрле авыллардан килгән кунаклар катнашкан
Туган авылым - Салтык-Ерыклы табигать кочагында урнашкан искиткеч матур авыл. Хуҗалык саны аз булса да, уңган-булган кешеләре, әдәпле-тәртипле яшьләре белән алдынгы ул. 25 август көнне Салтык-Ерыклыда авыл бәйрәме үткәрелде. Концерт мәдәният йорты каршында ачык һавада узды. Кешеләр бакчаларныда һәм өйләрендәге эшләрен беразга калдырып, бәйрәмгә килделәр. Җыелмыйча да булмый бит: иртә...
-
Наркотикларга каршы "Кайнар линия" эшчәнлеген дәвам итә
Игътибар! Наркотик матдәләр сатылу урыннары һәм аларның законсыз әйләнеше белән бәйле башка проблемалар турында хәбәр итү өчен район прокуратурасындла "Ышаныч телефоны" һәм "Кайнар линия" эшли. Мәгълүматларны 2-85-22 һәм 2-65-49 телефоннары аша җиткерергә мөмкин. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Бүген капиталь ремонттан соң Туембаш һәм Мәчкәрә урта мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады
Бүген Белем көне уңаеннан Туембаш һәм Мәчәкрә урта мәктәпләре капиталь ремонттан соң кабат үз ишекләрен ачты. Әлеге чарада Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, районыбыз башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, авыллардан чыккан күренекле шәхесләр, мәктәп укучылары һәм ата-аналар катнашты. Кичә капиталь ремонттан...
-
Кукмарада күпчелек җәмәгать транспорты инде күптәннән газга көйләнгән
Татарстанда җәмәгать транспортын газга көйләмәкче булалар. Фаразлар буенча, 2030 нчы елга республиканың 50 процент җәмәгать транспорты, 30 процент төзелеш һәм 30 процент коммуналь техникасы газ ягулыгы белән йөриячәк. Әлеге проектны тормышка ашыруда Татарстанга Россиянең иң эре энергетика оешмасы булышачак. Хәзерге вакытка Татарстан республикасы газ ягулыгы белән йөрүче 262 автобус сатып...
-
Татарстан Республикасы Президенты "Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахмановка Рәхмәтен белдерде
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексы үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Кукмара мунициапль районының "Урал" авыл хуҗалыгы производство кооперативы рәисе Хәбибрахманов Газинур Хәтим улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. Шулай ук, Манзарас урта мәктәбенең химия укытучысы Нурия Хисамиевага "Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре" дигән исем бирелде....
-
Кукмарада “Бөтенроссия экология өмәсе – Яшел Россия” акциясе узды
Россия шәһәрләренең һәм төбәкләренең экологик торышын яхшырту максатыннан һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология елы уңаеннан 31 августта "Бөтенроссия экология өмәсе - Яшел Россия" акциясе узды. Чараның оештыручылары булып Россия экология фонды "ТЕХЭКО", "Бердәм Россия" партиясе һәм башка төрле оешмалар торды. Районыбызда әлеге акция кысаларында төрле оешмаларның территорияләре, мәктәпләрнең ян...