3 август 2016 яңалыклары
-
ЮХИДИ хезмәткәрләренә кулга тотып эшли торган радарларны куллануны тыйдылар
15 июльдән башлап Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина тизлеген кулга тотып эшли торган радар белән тикшерми башлаган. Әлегә кул радарларын куллануны тыючы закон Россияснең кайбер төбәкләрендә генә кабул ителгән. Татарстанны да әйләнеп үтмәс, дип ышандыра командир Михаил Савин. чыганак: http://intertat.ru
-
Кайчан кимер бу эсселек?
Көн дә зарланып, бер-беребезгә бирелә торган сорауга әйләнде бу. Хәлсезлек, шабыр тиргә батып йөрү, кан басымының сикергәләве, йөрәкнең шаяруы, йокысызлык, тынчу һава - барысы да туйдырды. Аның каравы, быел купальник сатучы сәүдәгәрләргә уңыш аеруча елмайды, ди бер эшмәкәр. Ә инде интектергән соравыбызга бары тик синоптиклар гына җавап бирә ала. Интернет...
-
Айгөл Бариева бүлмәсенә чит ир-ат тәрәзәдән керергә уйлаган!
Бу арада Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева чит төбәкләрдә уза торган күп кенә Сабан туйларында катнашты. Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендә узган Сабан туена баргач, җырчы белән кызыклы вакыйга килеп чыккан. Тыныч кына кунакханәдә ял итеп ятканда, Айгөлнең бүлмәсенә тәрәзәдән бер ир керә язган! - Бүлмәм кунакханәнең беренче катында гына иде. Кинәт...
-
Күрше Саба районының Эзмә авылында гарасат: давыл электр үткәргечләрен өзгән, биналарга зыян килгән
Әнисе яшәгән йортка давыл зыян салуын ишетеп, Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров та кайтып җиткән Дүшәмбе көнне сәгать кичке 4ләр тирәсендә табигать үзенең "хикмәтләрен" күрсәтте: Эзмә авылы өстеннән зур гарасат үтте, дип яза "Саба таңнары" газетасы. Давыл электр үткәргечләрен өзде, унга якын шәхси хуҗалык һәм "Игенче" җәмгыятенең административ, балалар...
-
Пычак авылында “Кичке уен” була
Бүген Пычак авылында "Кичке уен" узачак. Программада күңелле җыр-биюләр, мавыктыргыч уеннар бар. Башлана кичке сәгать сигездә. Рәхим итегез!
-
Район башлыгы Сергей Димитриев август аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлый
Август аенда Олыяз авылыннан Мәликә Хәкимуллинага - 100, Кукмарадан Нәсимә Даутовага, Туембаш авылыннан Бәдрикамал Йөзмөхәммәтова, Минейөзем Галимуллиналарга, Чишмәбаш авылыннан Гыйлембану Корбановага, Үрәсбаш авылыннан Анна Мамаеваларга 90 яшь тула. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.
-
Район Советының унынчы утырышы булачак
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы унынчы утырышы 12 августта 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында чакырыла. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: районда социаль үсеш буенча 2016 елга каралган республика программаларын тормышка ашыруның барышы, 2016 елның беренче яртыеллыгына каралган район бюджетының үтәлеше барышы турында хисап, участок сайлау комиссияләре составын резервка кертү өчен...
-
Кукмарада балалар өчен “Урам бәйрәме” үтте (фото)
Ворошилов урамындагы 21,23 йортлар ишегалдында балалар өчен "Урам бәйрәме" узды. Район Мәдәният йорты педагогы Инесса Галимуллина кул астында шөгыльләнүче район конкурсы лауреатлары һәм "Эвва" төркеме оештырган концертны карап, балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Гөлия НУРИЕВА хәбәре һәм фотолары
-
Кукмарада тагын бер Сабантуй узачак
13 августта, Киндеркүл авылы янындагы тугайда, Төзүчеләр көненә багышлап, Сабантуй үткәрелә. Бәйрәмгә төзүчеләр һәм теләге булган һәркем чакырыла. Сабантуй сәгать 12.00дә башлана.
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр
26 июльгә Игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар (норма/смена): "Тойма" ширкәтеннән Райнаф Галиев (Полесье) - 10. "Тойма" ширкәтеннән Ришат Хәбибуллин (ДОН) - 10. Вахитов исемендәге хуҗалыктан Нургали Тимергалиев (Мега-360)- 9,3. Игеннәрне теземнәргә салучы алдынгы механизаторлар (норма/смена): "Тойма" ширкәтеннән Рафис Шакирҗанов (ЖВН-6)- 11. "Лесной" агрофирмасыннан Вячеслав Харжавин (ЖВН-6) - 5,5. "Лесной" агрофирмасыннан...
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.