3 февраль 2018 яңалыклары
-
Кукмарада шахмат һәм шашка буенча турнир була
5 февральдә "Галактика" иҗат йортында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча сайлап алу турниры була. Башлана 10 сәгатьтә.
-
Бәяләрне күктән алып куялар
Уңга карасаң да - кибет, сулга карасаң да кибет хәзер. Берсенә керәсең, бер төрле бәя, икенчесенә керсәң, шул ук товарга бөтенләй икенче бәя куелган. Кайчакта аерманы күреп шаккатасың. Элек читтән товар алып кайтып, бәясен арттырып сатучыларны спекулянт дип йөртәләр иде. Ә хәзер аларны эшмәкәр дип атаыйлару-алуга ирек бирелү ул бәяләрне...
-
Кукмара поликлиникасында ремонт эшләре башланып китте
Капиталь ремонт барышында тәрәзәләрне җылыту, канализация, вентиляция системаларын, ут һәм суүткәргечләрне алмаштыру, яңа медицина җиһазлары, мебель алу, идән һәм стеналарны ремонтлау күздә тотыла
-
Кара елга суы карамы яки авылны Шүрәле каргаганмы?
Район үзәгеннән 26 чакрым ераклыкта урнашкан Кара Елга авылы турында күпләрнең ишеткәне дә юктыр әле. Зур Сәрдек җирлегенә керүче Кара Елганы урнашуы буенча Чишмәбаштан аерып та булмый кебек. Мәктәптә безнең белән әлеге авылдан бер кыз укыды. Аны да Чишмәбашныкы дип уйлый идек. Туган авылының дөрес атамасын белгәч, бездә андый авыл...
-
“Кукмара авазы” радиосы эшкә чакыра
"Кукмара авазы" радиопрограммасы редакциясе үзен журналистика, радиотапшырулар өлкәсендә сынап карарга теләгән, татар телен һәм рус телен камил белүче, аралашучан, белемле егет-кызларны эшкә чакыра. Белешмәләр өчен телефон: 2-84-82 яки https://vk.com/id138691402.
-
Фото: Бүген күппрофильле лицейда чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу булды
Бүген күппрофильле лицейда чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга мәктәп укучылары, студентлар, оешма һәм предприяте җитәкчеләре чакырылган иде.
-
Казанда Сталинград янындагы сугышта җиңүнең 75 еллыгына багышланган митинг-концерт узды
"Сталинград җиңүе Россиянең дошманнарына сабак һәм барыбыз өчен дә законлы горурлык предметы булсын!", диде мәгариф министры үз котлавында.
-
Ләйсән белән Булат өченче бәби алып кайта?
Җырчы Ләйсән Гыймаева бәби көткәнгә охшаган. Югыйсә, Инстаграмга шушындый фотолар куймаслар иде Анна Попованың иҗади «дискотекасыннан» Ландыш Нигъмәтҗанова мондый фото кертә. Күргәнегезчә, ул монда Ләйсәннең корсагына карап, гаҗәпкә калган. Халык та җавапсыз калдырмый бит. «Өченчене көтәсезме?» дип сораулар юллый, берәүләр «күлмәге шулай күрсәтә» дип кире кага. Ә дөреслекне Ләйсән белән...
-
Фото: Кукмара дәваханәсендә һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган чара үткәрелде
Бүген Кукмара район үзәк дәваханәсендә югары сыйныф укучылары өчен "Ак халатлы фәрештәләр" дигән медицина фестивале кысаларында һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган чара үткәрелде.
-
Кукмарада район башлыгы призына татарча көрәш буенча традицион турнир бара
Бу минутларда Зур Кукмарадагы «Ялкын» спорткомплексында район башлыгы призына татарча көрәш буенча традицион турнир бара.