2 декабрь 2013 яңалыклары
-
Кукмара белән Апас хоккейда көч сынашачак
Шимбә көнне кичке сәгать дүрттә "Олимп" боз сараенда Татарстан беренчелегенең "А" лигасы кысаларында Кукмараның "Норд" командасы белән Апастан "Свияга" хоккей командалары очрашуы була. Керү ирекле.Рәхим итегез! фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?text=%D1%85%D0%BE%D0%BA%D0%BA%D0%B5%D0%B9&stype=image&lr=43&noreask=1&source=wiz
-
Зур Сәрдектән Мостафиннар гаиләсе 3 малайлары янына 5 кыз бала тәрбиягә алып үстерә
Район Мәдәният йортында Халыкара аналар көненә багышлап һәвәскәр җырчылар, шигырь сөйләүчеләр арасында үткән конкурсның йомгаклау концерты булды. Әлеге конкурста 50дән артык һәвәскәрләр катнашты. Бәйрәмгә районыбызның күп балалы гаиләләре дә чакырылган иде. Конкурсантларга һәм гаиләләргә бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Зур Сәрдектән Марс һәм Земфира Мостафиннар гаиләсен дә тәбрикләделәр. Алар өч малайлары янына...
-
Районыбызда 40 ел үскән чыршылар урынына автотукталыш барлыкка килде (+фото)
Агымдагы елның августында Кукмараның Ленин урамында урнашкан элекке район кулланучылар җәмгыяте бинасы каршындагы 40 ел үскән чыршыларның бер өлешен кискәннәр иде. Сәбәбе - биредә тиздән ачылачак сәүдә-офис үзәгенә машина тукталышы ясауда иде. Әмма кукмаралыларны бу хәбәр сөендермәде, киресенчә, хәтта арада ризасызлык белдереп гаделлек табу өчен прокуратурага да мөрәҗәгать итүчеләр булды....
-
Кукмарада юл йөрү кагыйдәсен үтәмәгән 18 балага кисәтү карточкасы төзелгән
Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан уздырылучы "Игътибар - балалар!" акциясе төгәлләнде. Акция кысаларында полициянең ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, рейдларга чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыкладылар, ата-аналар җыелышларында катнаштылар, балалар белән юлларда, транспортта үз-үзеңне тотуга юнәлдерелгән конкурс-викториналар уздырдылар. Автомобилен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган -...
-
Кукмарада итек сезоны ачылды, әмма итек сатып алучы юк (+фото)
Беренче кар яву белән Кукмара районында итек сезоны ачыла, ягъни бу як халкы төп һөнәре саналган итек басуга керешә. Әмма башка еллар белән чагыштырганда, быел итек сату авырдан бара икән. Бу - чит илләрдән, бигрәк тә Кытайдан үтеп кергән очсызлы аяк киемнәренә бәйле, дип аңлата итекчеләр. Әле брничә дистә еллар...
-
Дәүләт эшлеклеләре Илдар Гыйльметдинов һәм Римма Ратникова Кукмарада гражданнарны кабул итте
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлегенең 16нчы конференциясе булып үтте. Анда көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды: җирле сәяси Советка һәм контроль-ревизия комиссиясе составына үзгәрешләр кертелде һәм партиянең 14нче Бөтенроссия съезды нәтиҗәләре буенча фикер алышынды. Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов һәм Татарстан Дәүләт Советы...
-
Туембашның "Нәни табигать сөючеләре" бар
Туембаш авылы китапханәсендә "Нәни табигать сөючеләр" дип аталган бәрәм чарасы узды. Ул Татарстанда 2013 ел - Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан уздырылды. Биредә балалар экология турында әңгәмәләштеләр, төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар.
-
Кукмара өченче урта мәктәбендә математика укытуның актуаль сораулары турында сөйләштеләр
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Кукмара өченче урта мәктәбе базасында "Математика укытуның актуаль сораулары" дип аталган фәнни-методик семинар уздырды. Биредә укучыларны математика фәне буенча олимпиадаларга әзерләү, сәләтләрен үстерү буенча яңа эш алымнары, югары уку йортлары белән даими эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге турында сөйләшенде. Семинарда Казан федераль университетының математика һәм механика...