Рамазан 2026: Ураза, тәравих намазы, фитр сәдакасы һәм фидия күләме
Рамазан ае мөбарәк булсын!
Рамазан-шәриф ае 18 февральдә кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне — 2026 елның 19 февралендә.
- Ураза быел 29 көн тотыла.
- Беренче тәравих намазы 2026 елның 18 февралендә ястү намазыннан соң укыла.
- Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына туры килә.
- Фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 120 000 сум (көмеш буенча). Зәкят чыгару өчен нисаб күләме — 940 000 сум (алтын буенча).
- Фитр сәдакасы һәм фидия күләме: фитр сәдакасының иң азы — 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә — 1200 сум. Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Мәгълүматлар dumrt.ru сайтыннан алынды
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев