“Восток” хуҗалыгы узган ел җитештерелгән продукциядән 161 миллион сум акча кереме алган
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршылыкларны урап, кыенлыкларны җиңеп, яңа елны матур уңышлар белән каршы алдылар. Ит-сөт җитештерүдә үсеш буенча республика күләмендә иң алдынгылар исәбендә баралар. Әлеге күрсәткечләрнең нигезендә җитәкчеләрнең оештыру сәләте, хезмәт кешеләренең тырышлыгы ята. Тәҗрибә уртаклашыр өчен җирлек киң Үткән атнада "Восток" хуҗалыгында 2016 елгы эш...
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршылыкларны урап, кыенлыкларны җиңеп, яңа елны матур уңышлар белән каршы алдылар. Ит-сөт җитештерүдә үсеш буенча республика күләмендә иң алдынгылар исәбендә баралар. Әлеге күрсәткечләрнең нигезендә җитәкчеләрнең оештыру сәләте, хезмәт кешеләренең тырышлыгы ята.
Тәҗрибә уртаклашыр өчен җирлек киң
Үткән атнада "Восток" хуҗалыгында 2016 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучылар узган ел дәвамында хуҗалыкта башкарылган эшләр белән урында таныша алды. Ә биредә тәҗрибә уртаклашыр, өйрәнер өчен җирлек киң.
"Восток"та сөрүлек җирләр 2500 гектарны тәшкил итә, 1814 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Сөрүлек җирләренең аз, мал санының күп булуына карамастан, хуҗалык җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин ителгән. Утарларга салам кертелгән, малларга балансланган азык рационы төзелгән. Тикмәгә генә хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев: "Бездә хәтта салам да кадерле", - дими бит.
-Үткән елны без уңышлы гына төгәлли алдык. Җитештерелгән продукциядән 161 миллион сум акча кереме алынды. Хезмәт хаклары, кредит, барлык түләүләр буенча да вакытында исәп-хисап ясала. Уртача хезмәт хакы 18 мең 500 сумны тәшкил итә, - диде "Восток" хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Леонтьев. -Орлыкчылык, нәсел эше белән дә шөгыльләнүебезне дәвам итәбез. Үткән ел тере авырдыкта килограммы 231 сумнан 50 тана, килограммы 254 сумнан 54 үгез сатылды. Шулай ук сатуга югары сыйфатлы чәчүлек материал әзерли алдык, орлыкны катнаш азыкка алыштырып бирү мөмкинлегебез дә бар.
Востоклылар күп кенә төзелеш эшләре дә башкарганнар. Сыттырылган ашлыкны саклау өчен ике баз, ике силос траншеясе ясалган, Ядегәр фермасына кадәр бетон юл түшәлгән. "Гыйнвар аена керсәк, сәламәт бозау алу, аны саклап калу проблемасы килеп баса иде. Әлеге мәсьәләне дә уңай хәл итә алдык, абзарларда төзекләндерү эшләре башкарылды. Хәзер бозауларны күчермичә бер урында озаграк тоту мөмкин булды. Бүгенге көндә дә ике йөз башка исәпләнгән мал торагы төзү эшләре бара, - диде Алексей Леонтьев. - Ике айга кадәрге бозауларны саклап калу өчен яңа алым куллана башладык: сөтне әчетеп эчертәбез. Ул файдалы, җиңел үзләштерелә.
Үткән ел хуҗалыкта бер сыердан уртача 7560 килограмм сөт савып алуга ирешкәннәр, биредә бер сыер көнгә уртача 26 литр сөт бирә. Мәсәлән, дүрт бозаулаган Мальва кушаматлы сыер үткән ел 10549 килограмм сөт биргән. Белгечләр сыер сөт биргән вакытта организмы өчен кирәкле элементларны югалта һәм аны туклыклы азык ярдәмендә тулыландырып торырга кирәклеген билгеләп үттеләр. Азык җиңел үзләштерелсен өчен 887 мең сумга азык тураткыч сатып алганннар. Гомумән, үткән ел хуҗалыкка алты миллион сумлык техника алынды, диделәр.
"Восток" хуҗалыгында баш ветеринария табибы булып эшләүче Радик Герасимов әлеге хезмәтне алты ел башкара икән инде. Энесе Владислав исә комплекс җитәкчесе булып дүрт ел хезмәт куя. Хезмәтләрен яратып, бар белем-тәҗрибәләрен кулланып, тырышып эшлиләр егетләр. Җитәкчеләре тарафыннан да бары тик хуплау сүзләре генә әйтелде алар турында. Хезмәткәрләр өчен барлык уңай шартлар да булдырылган биредә. Әлбәттә, буран, яңгыр дими аларга көн саен эштә булырга туры килә. Әмма мал-туар арасында кайнашырга яраткан, хезмәтеннән тәм табып эшләгән егетләрне мондый каршылыклар гына куркыта димени?!
-Эштә бер көн битарафлык күрсәтәсең икән, әлеге ялгышны төзәтү өчен бер квартал вакыт кирәк булырга мөмкин, шуңа күрә бөтен прививкаларны, малларның сәламәтлегенә бәйле чараларны вакытында эшләп барырга тырышабыз, - диде Радик. - Хуҗалыкта коллектив яшь, шуңа күрә бер-беребезне аңлап, дус-тату эшлибез.
Радик шәхси хуҗалыгында да күпләп мал асрый икән, унөч баш үгез үстерәм, ди ул. Билгеле, хуҗалыктан ашлык, печән, салам белән ярдәм булмаса, бу кадәр малны тәрбияләп булмас иде.
Бер мал табибы һәм санитар (тояк караучы) белән иңгә-иң куеп эшлиләр алар. Мегафермаларда бу һөнәр иясенең дә бик мөһим булуын билгеләп үттеләр семинар барышында. Малларны тәрбияләүгә аерым игътибар булганда гына төрле чирләрдән кисәтеп була шул. Мастит, тояк чире яки башка авыртулы малларны дәвалау өчен аерым урын билгеләгәннәр. Бу аларны карап-тәрбияләү өчен уңайлы, диделәр.
Мегаферма эчендә ерактан ук яңгырап музыка тавышы ишетелде: савым вакыты икән. Һәр җирдә тәртип, оешканлык сизелә биредә. Терлекчелек комплекслары чиста, заманча җиһазландырылган. Бар эш көйгә салынган, үз җаена бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев