Кукуруз уңса, сөт тә булыр
Ел саен кукуруз чәчәр алдыннан Вахитов исемендәге хуҗалыкка тәҗрибә уртаклашу максатында семинар-киңәшмәгә җыйналалар. Үткән атнада биредә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре катнашында үткәрелгән очрашу да төп терлек азыгы - кукуруз үстерү мәсьләләренә багышланган иде.
Районда язгы кыр эшләре төгәлләнү алдында тора. Күп хуҗалыкларда бөртеклеләр чәчүне кыска вакыт эчендә тәмамлап та куйганнар. Бүгенге көндә уҗымнарны тәрбияләү - тырмалау, чүп үләннәренә, бөҗәкләргә каршы эшкәртү бара. Һәм барлык хуҗалыклар да мөһим эшләрнең берсе - кукуруз чәчүгә керешкәннәр. Малларны ел ярымга җитәрлек терлек азыгы белән тәэмин итү җитәкчелек тарафыннан бурыч итеп куела. Семинар барышында кукурузның төп терлек азыгы булуына, безнең табигать шартларында иң күп уңыш бирә торган культура икәнлегенә еш басым ясалды. Шуңа күрә кукуруздан югары уңыш алу өчен тырышырга, мөмкинлекләрдән тулаем файдаланырга кирәк, дип билгеләп үттеләр. Әлеге культураны районда барлыгы 9039 гектарда игү планлаштырыла, шуның 6784 гектары - силоска, ә 2253 гектары бөртек алу өчен үстереләчәк. Чагыштырып карасаң, бер килограмм кукуруз ашлыгы ике-өч килограмм арпа онын алыштыра, ди белгечләр. Туклыклылыгы ягыннан гына түгел, кукуруз малның сәламәтлеге өчен дә файдалы - җиңел эшкәртелә торган культура санала икән.
Вахитов исемендәге хуҗалыкта бу үсемлек мең гектарда игеләчәк. Бүгенге көндә кырда өч агрегат кукуруз чәчә.
-Барлык орлыкларны тишелеше ягыннан да, карантинга да тикшерттек, - диде хуҗалыкның баш агрономы Анатолий Апаев. - Чәчү вакытында туфракның өлгергән булуына, технологияләрнең төгәл үтәлешенә игътибар итәбез. Силос өчен чәчкән вакытта бер метр җиргә - 7-8 орлык, ә ашлык өчен булганда бер метрга 5-6 орлык туры килергә тиеш. Чәчкечнең тирәнлеген дә карап-тикшереп торырга кирәк, чөнки басуның төрле җирендә туфрак төрле булырга мөмкин.
Орлыклар җир куенына иңдерелгәннән соң катоклап та баралар. Шулай булмый ни, күпме чыгымнар тотылган, көч түгеп башкарылган хезмәтне, кайбер гади генә технологияләрне үтәмичә калдырып, куркыныч астына куярга ярамый. Шулай ук орлыкны проволочник ише корткыч бөҗәкләргә каршы агулап чәчәләр икән. Бөҗәк орлыкны тишкәләп зыян китерсә, терлекләрнең азыксыз калуы бар бит. Өч-дүрт көн узганнан соң басуларны чүп үләннәренә каршы тырмалыйлар, ә үсемлек кыяк чыгарганнан соң агу сибәләр. Вахитлеләр үләннәрне яфрактан тукландыруга да игътибар бирәләр.
Вахит авылы егете Илдар Гомәровны да кукуруз басуында очраттык. Илдар чәчүдә өченче сезонын гына эшләсә дә, бик булдыра торган егет, һәр эшне җиренә җиткереп башкара, диделәр аның турында. Кукмара аграр көллиятен тәмамлап, МТЗ-1221 тракторын иярләгән яшь механизатор көнгә ике норма эш башкара икән.
-Кыш көннәрендә ферма тирәсендә эшләсәк, яздан алып кара көзгә кадәр басу-кырлардан кайтып кереп булмый, берсе-артыннан берсе эш тезелеп тора, - диде ул.
Вахитов исемендәге хуҗалыкта иң күп норма-смена эш башкаручы механизаторларга күчмә флаг тапшырылуы турында язган идек. Илдар әлегә ул бүләккә ия булганым юк, ди. Киләчәктә аңа да тракторында алдынгылар флагын җилфердәтеп йөрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев