(Казан, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кукмара авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә 200,5 тонна сөт сава башлады. Мондый күрсәткечләргә алар җәй айларында гына ирешә иде. Мисал өчен, узган елның июль азагында алар 205 тонна сөт сауган. Мондый күрсәткечкә, кукмаралылардан тыш, бары Балтач авыл хезмәтчәннәре генә ирешә алды. Шул ук июль аенда алар 200,3 тонна сөт сава дип күрсәтелгән иде.
Кукмараның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, сыерларның сөте арту сәбәбе - аларны ашату белән бәйле. "Сыерларның рационын бераз үзгәрттек. Әлеге күрсәткечне ел әйләнәсе сакларга, җәен бераз арттырырга ниятлибез", дип аңлатма бирде ул.
Сүз уңаеннан, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, иң сөтле сыерлар Әтнәдә исәпләнә. Биредә һәр сыердан 25,5 кг сөт савып алалар. Икенче урында Саба сыерлары: 19,9 кг. Кукмараның сөтлебикәләре аз гына калышып, көн саен 19,5 кг сөт бирә. Мамадышта бу күрсәткеч 1 кг-га азрак. Балтачта һәр сыердан 17,8 кг сөт савыла.
Өстә әйтелгәнчә, күләм буенча беренче урында Кукмара районы бара. Икенче урынны Балтач районы били. Анда көн саен 186 тонна сөт җитештерәләр. Әтнәдә 180 тонна, Арчада 153,1 тонна, Мамадышта 150,5 тонна сөт савыла.
Нет комментариев