Кукмара районында авыл хуҗалыгы тармагында еллык эшкә йомгак ясалды
Алдагы еллардагы традицияне дәвам итеп, бу елның беренче авыл хуҗалыгы семинары «Восток» хуҗалыгында оештырылды. Анда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Хезмәтенә күрә — хөрмәте
«Авыл хуҗалыгы тармагы буенча яңа елга матур күрсәткечләр белән керәбез, бу өлкәдә хезмәт куйган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Әмма дилбегәне кулдан ычкындырырга ярамый, 2025 елда тагын да яхшырак эшләргә кирәк. Аягында нык басып торган хуҗалыклар барында, җирлекләр дә бай була. Чөнки ул эшчесенә лаеклы хезмәт хакы түли, авылга булыша ала. Ә авыллар — безнең киләчәк, аларны саклап калсак кына телебез, мәдәниятебез сакланып кала дигән сүз», — диде район башлыгы, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллинның сүзләренә караганда, үткән ел авыл хуҗалыгы предприятиеләре барлыгы 10 миллиард сумнан артык продукция җитештергән. 2023 ел белән чагыштырганда ул 33 процентка күбрәк. Җитештергән продукциядән барлыгы 8 миллиард сумнан артык акча кереме алынган, билгеле, аның төп өлеше терлекчелек тармагына туры килә.
«Кукмара районы мал саны буенча республикада беренчелекне бирми. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 44 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 17 меңнән артыгы — савым сыерлар. Иң әз мал саны "Кукморагрохимсервис", Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыкларында. Үрчем, терлекләрдән уртача тәүлеклек артым алу буенча да районыбыз республикада алдагы урында. Үткән ел 20 меңнән артык бозау алдык. Иң күп бозау саны "Вахитов" җәмгыятенә туры килә. Кукмарада көн саен 500 тоннага якын сөт җитештерелә. Иң күп сөтне "Вахитов" җәмгыяте сава. Шулай ук сөт елгаларының мул агуында "Рассвет", Гаврилов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларының, "Восток", "Урал" җәмгыятьләренең өлеше зур. Бары тик Данил Һадиев исемендәге хуҗалыкта гына әлеге күрсәткеч 2023 елга караганда түбәнрәк. Сөт саву күләмен арттыру буенча һәр хуҗалыкка план билгеләнде. Мәсәлән, "Рассвет"ка аны үтәү өчен күп тә калмады. Бүгенге көндә алар тәүлеккә 54 тоннага якын сөт сава, ә "задание" буенча көндәлек савым 55 тоннаны тәшкил итә», — дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илһам Ганиев.
Кешенең акчасын санау матур күренеш булмаса да, бу күрсәткечкә дә тукталасы килде, чөнки һәрбер хезмәт тиешенчә бәяләнергә тиеш. Рафак Шамил улы тәкъдим иткән слайдлардагы саннар уйланырга мәҗбүр итә. «Урал», «Рассвет» хуҗалыкларында, «Урал», «Вахитов», «Тойма» җәмгыятьләрендә уртача айлык хезмәт хакы 50–60 мең сумнан артып китә, ә Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында, «Восток Агро» җәмгыятендә ул 30–40 мең сум аралыгында гына. Ә кешегә лаеклы хезмәт хакы түләмичә, сыйфатлы эш таләп итеп булмый.
Востоклылар сынатмый
Үткән ел «Восток» җәмгыятендә барлыгы 730 миллион сумнан артык тулаем продукция җитештерелгән. Акча кереме 648 миллион 835 мең сумны тәшкил иткән, рентабельлек — 39 процент. Биредә 94 кеше хезмәт куя, уртача айлык хезмәт хакы 45 мең сумнан артып китә. Җәмгыятьнең директоры Алексей Леонтьевның сүзләренә караганда, үткән ел пай җире хуҗаларына сенажны бушка өләшкәннәр, ә эшчеләргә хезмәт хакы исәбенә килограммы 1 сумнан 3әр тонна сенаж бирелгән. «Җирлек халкын күпме генә терлек азыгы белән тәэмин итәргә тырышсак та, шәхси хуҗалыкларда мал саны кимеп бара», — диде җитәкче. Ә «Восток»та 3 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1 меңнән күбрәге — савым сыерлар.
«Восток» җәмгыяте терлекчелектә дә, игенчелектә дә сынатмый, шул ук вакытта биредә төзелеш эшләре алып барырга да өлгерәләр. Үткән ел 210 сыерга исәпләнгән абзар төзегәннәр, Тарлау, Югары Шәмәрдәндәге мал торакларын ремонтлаганнар, Түбән Шәмәрдәндә 300 сыерга исәпләнгән абзар төзелеше башланып киткән. Болардан тыш, хуҗалыкның конторасы янындагы кунакханә бинасы да тәртипкә китерелгән. Бу эшләр агымдагы елда да дәвам итәчәк, диделәр.
Төрле чирләрне кисәтү максатында, соңгы вакытта фермаларга кереп йөрү тыелган иде. Бу юлы да семинарда очрашу «Восток» җәмгыятенең Ядегәр авылындагы машина-трактор паркында узды. Гаражларда ремонт эше бара, һәркем үз техникасы янында кайнаша.
Җәмгыятьнең баш агрономы Илфат Мөхәрләмовның сүзләренә караганда, хуҗалыкның барлыгы 5093 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 3 мең гектардан артыгын азык культуралары алып тора, калган мәйданда бөртеклеләр игәләр. Үткән ел бер гектардан уртача 42 центнер уңыш җыеп алганнар.
«Максатыбыз быел кукуруз, күпьеллык үләннәрнең мәйданын арттырып, катнаш азыкны әзрәк чәчү иде. План буенча Ядегәр җирлегендә өч кенә культура калдырырга исәп, 1400 гектарны — күпьеллыкларга, 1300 гектарны — кукурузга, 500 гектар җирне катнаш азыкка бүлеп бирергә уйлаган идек. Әмма катнаш азыкка сорау зур. Шуңа күрә аны 300 гектар тирәсе итеп Важашур якларындагы җирләргә дә чәчәргә исәплибез», — дип, планнары белән уртаклашты баш агроном.
Үткән ел хуҗалык 74 миллион сумнан артыклык терлек азыгы саткан икән.
Востоклыларның күпьеллык үләннәрне үстерү буенча үз технологияләре бар. Өч ел инде шуңа таяналар.
«Без күпьеллык үлән басуларын бер дә тырмаламыйбыз. Иртә яздан „Туман“ агрегаты белән минераль ашлама кертәбез дә башка шушы басуларны таптап йөрмибез. Кемдер килешмәс тә, әмма бу — безнең тәҗрибә», — диде баш агроном.
Хуҗалыкта 32 трактор, 14 җиңел, 15 йөк машинасы исәпләнә. Үткән ел барлыгы 43 миллион сумлык запас частьлар алынган. Машина-трактор паркы 84 миллион сумлык яңа техника белән баеган. Моңа трактор, җир эшкәртү агрегатлары, авыл хуҗалыгы, җиңел машиналар керә, әмма әлеге сумманың яртысын азык җыю комбайны алып тора, диде хуҗалыкның баш инженеры Мәгъсүм Хантимеров.
«2024 ел мул уңдырышлы булды, игеннәрне үзебезнең техникалар белән вакытында җыеп урнаштыра алдык. Көзге кыр эшләре беткәч, ремонтка керештек. Иң элек К-700 тракторын тулысынча карап, төзекләндереп куйдык. Ул күбесенчә җир эшендә иде, таушалды. Яңа ел алдыннан аны чыгарып, комбайнны керттек. Авыл хуҗалыгы машиналарына килсәк, бүгенге көндә чәчкечләр ремонтлана», — диде ул.
Кукмарадан Илнур Әхтәмовны биредә беренче тапкыр гына очратуыбыз түгел. Үзе ул Мамадыш районының Өчиле авылыннан икән. Кукмарага эш буенча килгән булган, аннары гаилә корып, биредә төпләнеп калган.
«Ремонт эшләренә бер-ике атна элек керештек. Алексей Алексеев белән эшлибез, былтыр да бергә ремонтлаган идек. Чөнки аның да комбайны бар. Үзеңә генә авыр, ә ике кеше булганда киңәшләшергә дә мөмкин. Хәзерге вакытта „Полесье“ сугу комбайнын ремонтлыйм. Быел уракны бераз соңрак төгәлләдек, чөнки 210 гектар кукуруз суктык. Кукуруз сукканда комбайнның ярты гомерен ала, диләр. Менә монда да шулайрак булган инде, ваткан, җимергән, күпме кирәк туздырган. Чәкәне каты бит. Шунысы яхшы: үзебезнең ил техникасы булгач, запас частьлар белән авырлыклар юк, кирәген алып кайтып торалар. Моннан тыш, „Магдон“ дигән егу комбайным да бар әле. Аннары анысына керешәм», — диде ул.
Илнур бу мәшәкатьләрдән бушаган вакытта хуҗалыктагы видеокүзәтү камералары белән шөгыльләнә, аларның эшен контрольдә тота.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев