Район башлыгы хуҗалыкта игенчелек тармагында алып барылган эшләрне уңай бәяләде.
Тәҗрибә уртаклашу
«Дружба-Агро» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде. Очрашу хуҗалыкның кукуруз басуында башланып китте. Биредә катнашучылар кукурузның төрле сортлары, аларның уңдырышлылыгы һәм үстерү үзенчәлекләре белән таныштылар. Шулай ук әлеге территориядә төзелә торган «Милка» сөтчелек комплексындагы эш барышын карадылар.
Семинарның чираттагы тукталышы көзге рапс басуында булды. Биредә белгечләр әлеге культураны чәчү технологиясе, шытымнарның тишелеше һәм үсемлекләрнең торышы турында фикер алыштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
«Дружба-Агро» җәмгыятенең гомуми сөрүлек җирләре 3675 гектар тәшкил итә. Быел шуның 51 процентын — бөртекле, 40 процентын терлек азыгы культуралары алып торган. Калган мәйданнар техник культураларга һәм пар җирләренә туры килә.
Хуҗалык директоры Данил Һадиев билгеләп үткәнчә, быел бөртеклеләрнең уңышы көтелгән нәтиҗәләрне бирмәгән.
— Уракның башында гектарыннан 40 центнердан артык уңыш белән сөендергән иген кырларында әлеге күрсәткеч 26 центнерга калды, — диде ул.
Бүгенге көндә хуҗалыкта кукуруз сугу эшләре дәвам итә. Шушы көннәрдә аны корнажга алу эшенә дә керешкәннәр.
Терлекчелек тармагындагы күрсәткечләр
Семинар барышында Данил Һадиев терлекчелек тармагындагы күрсәткечләргә дә тукталды. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 1367 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 497се — савым сыерлары. Терлекләрне кышлату чорында сыйфатлы азык белән тәэмин итү максатыннан, быел җитәрлек күләмдә азык запасы әзерләнгән. Бер һәм күпьеллык үләннәрдән 9800 тонна — сенаж, ә кукуруздан 9000 тонна силос салынган.
Район башлыгы хуҗалыкта игенчелек тармагында алып барылган эшләрне уңай бәяләде. Шул ук вакытта ул терлекчелеккә игътибарны тагын да арттырырга кирәклеген ассызыклады.
Авыл хуҗалыгы семинары игенчелек һәм терлекчелек тармакларындагы эшчәнлекне бәяләү, тәҗрибә уртаклашу һәм алдагы бурычларны билгеләү өчен мөһим мәйданчык булды.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев