Ризилә КОРБАНОВА автор яңалыклары
-
Кукмара районыннан Туктаровлар: «Балалар гаиләсе тагын да ныгыта»
Туембаш авылында гомер итүче Нәфисә һәм Мөхәммәдхәсән Туктаровлар 22 ел бергә гомер итәләр. Әлеге матур гаиләдә тупырдашып тугыз бала үсә: җиде малай һәм ике кыз. Бүгенге көндә аларның иң өлкәне Инсафка 21 яшь булса, кечкенәсе Ибраһимга 10 гына ай әле.
-
Сергей Димитриев: «Кукмара Яңа елны матур күрсәткечләр белән каршылый»
Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2024 ел артта кала. Нинди генә катлаулы чорда яшәсәк тә, тормыш үз көенә дәвам итә. Инде узып барган елга тагын бер борылып карап, башкарган эшләргә йомгак ясау, киләчәккә планнар кору кирәктер. Район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмәбез шул хакта.
-
Узып баручы 2024 ел кукмаралыларда нәрсәләре белән истә калыр?
Әле кайчан гына 2024 ел җиһанга аяк баскан иде, инде кулъяулыгын изәп китеп тә бара. Шул вакыт эчендә ил-көнебездә нинди генә вакыйгалар булмады: шатлыгы да, кайгы-хәсрәте дә тормышның һәр мизгелен кабатланмас итте. Райондашлар белән елның иң якты хатирәләре турында аралаштык. Әмма күңелсезләрен искә төшерәсе килми, үтеп баручы елда калсын, диде алар. Килешәбез, алдагысы хәерле булсын.
-
Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме булды
Чарада 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрле 400 бала катнашты.
-
Кукмара районыннан Анатолий Кирилов: «Эшеңнең нәтиҗәсе үзеңә ошарга тиеш»
Югары Чура авылыннан Анатолий Кириловның остаханәсенә килеп кергәч, үзеңне әкият иленә эләккән кебек хис итәсең. Агачтан ниләр генә ясамый ул: елан эләктергән горур бөркет канатларын җәеп тора, пар атлар каядыр җилдерә, ул аю, кабан дуңгызының күз карашлары гына да ни тора! Әйе, хайваннар дөньясы бик бай биредә.
-
«Ромашка» балалар бакчасында физик тәрбия буенча инструктор булып эшләүче Гөлия Шәймәрданова: Мин һөнәрне түгел, һөнәр үзе мине сайлады
Ул төгәл фәннәрне спортка алыштырганына һич кенә дә үкенми.
-
Зур Кукмарадан Гөлзия һәм Минсабит Мингалиевлар: «Безне алмалар кавыштырды»
Зур Кукмарадан Гөлзия һәм Минсабит Мингалиевлар 50 ел бергә гомер итәләр.
-
Мәчкәрә авылында реставрация эшләре алып барылучы күпьеллык тарихы булган беренче Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды
Әлеге дин йорты – безнең көннәргә кадәр сакланган татар мәдәни архитектурасының уникаль һәйкәле.
-
Кукмараның «Урал» хуҗалыгында ике мал торагы һәм саву залы куллануга тапшырылачак
Тиздән «Урал» хуҗалыгында 1 мең сыер сыйдырышлы ике мал торагы һәм 88 сыерга исәпләнгән «параллель» формадагы саву залы куллануга тапшырылачак.
-
Кукмара районының иҗтимагый совет рәисе коррупцияне кисәтүдә җәмәгатьчелекнең роле турында сөйләде
Иҗтимагый Совет район тормышында актив катнаша.
-
Терлекләр сәламәтлеге – кешелек сәламәтлеге
Район ветеринария берләшмәсе һәрвакыт саклану чаралары турында эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен, белгечләрне кисәтеп килә, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да моннан иминиятләнмәгән.
-
Кукмараның дүрт гаиләсе юбилейларын билгеләп үтте
Анда зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче София һәм Салават Халиковлар, алтын туй ияләре Раузалия һәм Илсур Гариповлар, Лидия һәм Реваль Сираҗиевлар, Гөлзия һәм Минсабит Мингалиевлар чакырылган иде.
-
Ринат Садыйков эш сәфәре белән Лубян урман-техник көллиятендә булды
Кукмара районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде.
-
Кукмара районы үзәк дәваханәсендә бер көн эчендә диспансерлаштыру кабинеты аша 50–60 пациент уза
Диспансерлаштыру кабинетының эше «Бердәм тәрәзә» режимында оештырылган.
-
Вахит мәдәният йортында эшләп килүче «Хыял» театры «халык» исеменә лаек булды
Бу — аларның башкарган хезмәтләренә иң югары бәя.