Автор автор яңалыклары
-
Концертка килегез!
21 февральдә Зур Кукмара мәдәният йортында "Казан кичләре" бию ансамбле, җырчылар Вил Усманов, Айсылу һәм Айдар Габдиновлар катнашында концерт була. Башлана 16.00 сәгатьтә. Керү бушлай. 12+
-
“Тылсым” тернәкләндерү үзәгендә Фәнис Яруллинны искә алдылар
"Тылсым" тернәкләндерү үзәгендә район китапханәсе хезмәткәре Тәскирә Сәлимова җитәкчелегендә "Ак калфак" һәм "Салават күпере" иҗат оешмалары белән берлектә, халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел булуга багышлап, шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрелде. Анда Фәнис Яруллинның тормыш юлына күзәтү ясалды, презентация күрсәтелде, шигырьләре укылды. Шагыйрьне якыннан белгән, аның белән егерме биш...
-
Гөлләрне нәрсә белән тукландырырга?
Гөлләр шау чәчәктә утырсын, яхшы үссен өчен, һәркайсының ихтыяҗын исәпкә алырга кирәк. Гөлләргә баллы су (0,5 стакан суга 0,5 чәй кашыгы шикәр комы) сибәргә мөмкин. Үсемлекләргә агач көле дә бик файдалы. Ул тукландырырга гына түгел, чирләрне кисәтергә дә ярдәм итә. 1 л кайнар суга 1 аш кашыгы агач көле салырга...
-
“Хезмәт даны“ газетасына узган елгы бәядән язылып кал!
2018 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. 31 мартка кадәр "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына узган елгы бәядән - 660 сумнан язылырга мөмкин. Ә аннан соң, почта чыгымнары арту сәбәпле, подписка бәясенең артуы көтелә.
-
Гражданнарның үзара салым программасы 2,8 миллиард сум акча җәлеп итте
Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә
-
Әфган сугышында катнашкан Рәфыйк Мәҗитовның күргәннәре
"...Самолет белән Кандагарга килеп төштек. Анда безне түшләренә орден-медальләр таккан солдатлар һәм тезелеп киткән табутлар каршы алды. Ил тынычлыгы өчен гомерләре белән түләгән солдатларны залп биреп озатып калдылар... Менә шунда гына без үзебезнең нинди мәхшәргә килеп эләккәнебезгә төшендек", - ди Әфган сугышында катнашкан райондашыбыз Рәфыйк абый Мәҗитов.
-
Балалар китапханәсендә “Кышкы утырма” дигән дәрес үткәрелде
Балалар китапханәсендә "Салават күпере" милләтара аралашу клубының чираттагы "Кышкы утырма" дип аталган әңгәмә-дәресе үткәрелде.
-
4нче урта мәктәп укучылары Муса Җәлилне искә алдылар
Китапханәче Фирдания Закирова 4 нчемәктәпнең 3А сыйныфы укучылары белән "Муса Җәлил -патриот шагыйрь" дигән хәтер дәресе үткәрде.
-
Тат. Тулба мәдәният йортында Гашыйклар көнен билгеләп үттеләр
Бәйрәм җырлар, уеннар, конкурслар лар белән үрелеп барды
-
Якташларның исемнәрен мәңгеләштерүдә актив катнашыйк
Хөрмәтле кукмаралылар! Кукмара туган якны өйрәнү музее Татарстан Республикасының "Тарихи истәлек" проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы елларына караган хатларны җыя. Өегездә мондый хатлар бар икән, Кукмара музеена китерүегезне сорыйбыз. Теләгән очракта сезнең хатлар сканерланачак һәм кайтарып биреләчәк. Зәй районында туган төбәкне өйрәнүче Людмила Симонова "Беренче Бөтендөнья сугышы геройлары" дигән китапны...
-
Фото: Кукмарадан Әхәт Мирзин 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бүген Кукмарада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт Мирзин үзенең 100 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
-
Питрәчтә югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елгадан табылган
Егетнең югалуы турында 10 февральдә хәбәр ителгән иде.
-
Айдар Галимов Хәния Фәрхи турында: Хәния, син үтмәгән юлларны үтәсе бар
Хәния Фәрхинең нинди урын алып торганын бүген генә аңлый башладык, дип саный җырчы.
-
Сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашуы программасы
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан район башлыгының сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашуы программасы
-
Бәрәңге кабыгы белән чәйнек чистартабыз
Чәйнегегез күтәрмәслек булып юшкынландымы? Аннан бик тиз котлыу юллары бар. • Бер стакан суга 1 чәй кашыгы сода кушып ясалган катнашма салып кайнатырга тәкъдим ителә. 2-3 сәгатьттән соң кайнар су белән чайкап алырга кирәк. • Чистартылган бәрәңге кабыгын суга салып, 1 сәгать кайнатырга кирәк, дип яза baltach.ru.