Күңелне төшергән күренеш: тукталыштагы тәртипсезлеккә кем гаепле?
Чисталык һәм мәдәният һәркемнең үзеннән башлана.
Зур Кукмара авылының зираты каршына бик матур автобус тукталышы ясап куелган. Ул ябулы да, уңайлы да, эчендә эскәмиясе дә бар. Мондый төзек тукталыш авылның күркен арттыра, юлчылар өчен дә яхшы шартлар тудыра.
Ләкин беркөнне шунда аунап яткан калай банкаларны, пыяла шешәләрне һәм төрле эчемлек савытларын күреп, күңелем төште. Җәмәгать урынында мондый тәртипсезлекнең булуы бер дә матур күренеш түгел. Өстәвенә, тукталыш зират каршында урнашкан. Зират — хөрмәт һәм тынлык урыны. Шуңа күрә аның тирә-ягында чисталык һәм тәртип сакланса, күпкә күркәмрәк булыр иде.
Авылыбызны матурлый торган урыннарны кадерлик, аларның чисталыгын саклыйк. Чүп-чарны теләсә кая ташламыйча, үзебездән соң тәртип калдырырга өйрәнсәк, тирә-ягыбыз да ямьлерәк, күңеллерәк булыр. Чисталык һәм мәдәният һәркемнең үзеннән башлана.
Газета укучы
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев