Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Бәрәңгедә жульен

Бәрәңгедә жульен - искиткеч тәмле ризык. Жульен савытлары алырга вакыт таба алмыйча йөргән хуҗабикәләр нәкъ шушы рецептны куллана ала, махсус савытларга салып пешерелгән жульенга караганда, күпкә тәмлерәк килеп чыгачак. Шулай итеп, бәрәңге "тәмле савыт" ролен үти. 3 уртача бәрәңге, 400 гр шампиньон гөмбәсе, 1 эре суган, 100 гр ак май,...

Бәрәңгедә жульен - искиткеч тәмле ризык. Жульен савытлары алырга вакыт таба алмыйча йөргән хуҗабикәләр нәкъ шушы рецептны куллана ала, махсус савытларга салып пешерелгән жульенга караганда, күпкә тәмлерәк килеп чыгачак. Шулай итеп, бәрәңге "тәмле савыт" ролен үти.

3 уртача бәрәңге, 400 гр шампиньон гөмбәсе, 1 эре суган, 100 гр ак май, 2 аш к. он, 5 аш к. каймак, тоз, борыч, сыр.

Бәрәңгеләрне яхшы итеп юабыз һәм уртага кисәбез. Аннары пычак яки кашык белән эчен алабыз. Соңыннан бик нечкә итеп кабыгын әрчибез (яңа бәрәңге өлгергән вакыт булса бәрәңгеләрне әрчемәсәк тә була). Бәрәңгеләрне салкын суга салабыз.

Шул арада эчлек әзерлибез. Гөмбәне 5-7 минут табада кыздырабыз, аннары ваклап туралган суган салабыз, тагын шул кадәр утта тотабыз һәм он өстибез, яхшылап болгатабыз, каймак, тоз, борыч салып каймак куерганчы 3-4 минут утта тотарга.

Табаны майлыйбыз, һәр бәрәңгегә тоз сылап чыгабыз, эченә кечкенә кисәк ак май һәм эчлекне салабыз.

180-200 градус кайнарлыктагы газ миченә 20 минутка тыгарга, аннары өстенә уылган сыр сибәргә һәм әзер булганчы тотарга.

Тәмле һәм тиз әзерләнә торган ризыкларның башка рецептлары монда.


Гөлүзә ВАСИЛОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев