Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Балык пирогы

Гөлүсә Рәхмәтуллинадан балык пирогын тәкъдим итәбез. Камыр очен: 2 чүмеч су, 1 чүмеч сыек май, 1 чәй калагы тоз, 1/2 аш кашыгы шикәр комы, чеметеп кенә чүпрә, чамалап он. Чүпрә салгач, бераз - 2-3 минут тотабыз да, йомшак кына камыр басып, җылы урынга күпертергә куябыз. Эчлек өчен: 3 сайра балыгы...

Гөлүсә Рәхмәтуллинадан балык пирогын тәкъдим итәбез.

Камыр очен: 2 чүмеч су, 1 чүмеч сыек май, 1 чәй калагы тоз, 1/2 аш кашыгы шикәр комы, чеметеп кенә чүпрә, чамалап он.

Чүпрә салгач, бераз - 2-3 минут тотабыз да, йомшак кына камыр басып, җылы урынга күпертергә куябыз.

Эчлек өчен: 3 сайра балыгы консервасы, ярты стакан дөгене (сага булса яхшырак, тәмлерәк) суда бүрттерергә, 2-3 баш суганны һәм бераз гына кишерне майда тәменчә тоз салып кыздырырга. Камыр күпереп менгәч майлы табага җәяргә, балык, суган, дөге салып пирог ясарга.

Бу күләмдәге камырдан һәм эчлектән ике пирог чыга. Кайнар мичтә 200-250 градуста йөзе килгәнче тотарга.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев