Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзебезнең Камилә

Балалар һәм яшүсмерләр өчен чыга торган "Ялкын" журналында әкиятләргә рәсем ясаучы, "Сәләт-Самара 2017" әйдаманы, якташыбыз Камилә Гыйльметдинова белән Түбән Арбаш китапханәсендә кызыклы очрашу булды.

Камилә үзе Казан кызы, кечкенәдән каникул вакытларын дәү әнисе, ветеран укытучы Рәйсә апа Кәрамова янында үткәрә иде. Безнең китапханәгә дә еш йөрде, китаплар укырга ярата, матур әдәбият белән кызыксына ул. Мәктәптә укыган вакытта ук рәсем дәресләрен аеруча үз итә, сәнгать мәктәбен тәмамлый. 2012-2015 елларда "Сәләт-Раушан"да сәлкеш буларак катнаша, ә быел "Сәләт -Самара"да әйдаман булып эшли.

Бүгенге көндә Камилә укуын Санкт-Петербургның төзелеш-архитектура университетында дәвам итә, быел беренче курсны яхшы билгеләренә генә тәмамлаган. Ни дисәң дә, ул укымышлы, зыялы, хатын-кызларга иң беренчеләрдән булып белем бирергә алынган мөгаллимә Мөхлисә Бубый нәселеннән бит.

Әлеге очрашу вакытында без балалар белән "Ялкын" журналына күзәтү ясадык, әкиятләрен кычкырып укыдык һәм Камилә рәсем ясау буенча мастер-класс та күрсәтте. Шулай ук балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирергә өлгерделәр. Балалар бу очрашудан бик канәгать калдылар һәм икенче елга "Ялкын" журналына язылабыз дип сүз куештылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев